Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кулын да күтәргән, телен дә тыймаган

Эчкечелек аркасында гаиләләрдә тын­гылык бетә. Салмыш кеше юктан да тавыш чыгарырга мөмкин. Гауга куерып, гаилә әгъзаларын суд эскә­миясенә кадәр илтү очраклары аз түгел.

Соңгы факт нәкъ менә шулай тәмамлана. Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Рәмис Нәбиев сөйләвенчә, Яшел Үзәннең Чапаев урамындагы  бер фатирда исерек ир тавыш куптара, хатынын «үтерәм», дип куркыта. Өстәвенә,   урындык күтәреп хәләл җефетенең башына бер тапкыр менеп төшә. Болар да тынычландырмый исерек ирне,  чәченнән эләктереп алып, кыйный башлый, «үтерәм», дип янавын дәвам итә.
Нәтиҗәдә бу эш судка кадәр барып җитә. Билгеле булганча, иргә  гаебен танырга, кылганына бик үкенергә генә кала, әмма җаваплылыктан гына кача алмый. Суд аңа РФ УКның 1нче маддәсе буенча  хөкем карары  чыгарып, 9айга ирегеннән мәхрүм итә. Шуны да әйтергә кирәк, янаган өчен дә реаль срок алуың ихтимал. Чөнки законнарда андый очраклар да каралган. Көч-куәте ташып торган ир-атларга кулларын да, телләрен дә тыя белергә кирәк тә бит.  Белмәсәң, акылга закон утыртыр.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев