Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Кремль каршындагы Җәмигъ мәчете яңа Казанны символлаштырачак»

Яңа Җәмигъ мәчете Казансу елгасының уң як ярында, ЗАГС бинасы янында төзеләчәк. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгыннан сораштырылган экспертлар Татарстан хакимиятләренең проектны нәкъ менә шул урында тормышка ашыру карарын бәяләде.

Казанда җыелма мәчет Казансу елгасының уң як ярында төзеләчәк, дип хәбәр итте Гайдар форумы барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. "Мәчет төзелеше өчен урын якынча мәгълүм. Без җир участогын формалаштырабыз. Казансуның каршы як ярында, географик яктан, метро, әйбәт күренеш. Әмма безгә килешү процедурасын узарга кирәк", - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Беренче ташны салу быел Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар барышында булыр дип көтелә. Шулай итеп, озак вакытлар булачак мәчет тирәсендә сакланган интрига хәл ителде. Экспертлар фикеренчә, мондый Җәмигъ мәчете Казанга бик кирәк һәм шул ук вакытта Татарстан башкаласының бу өлешендәге йөзен сизелерлек үзгәртергә кирәк.

"Кол Шәриф" мәчете проекты авторы Айвар Саттаров, Җәмигъ мәчете шәһәр структурасында табигый һәм гармонияле булачак, дип саный.

"Казансуның уң як ярында сайлау бик уңышлы, мәчет елга панорамасында кабул ителәчәк, барлык күперләрдән — Киров дамбасы, «Миллениум» күпере аша, мөһим шәһәр төзелеше доминанты булган елга белән берлектә, күзәтеләчәк», — дип фикерләре белән уртаклашты Татарстанның атказанган архитекторы.
«Казансуның уң як ярын сайлау мәчетнең елга панорамасында яхшы кабул ителәчәгенә, Киров дамбасы, Миллениум күперләреннән елга белән берлектә күренеп торачак», — диде ул.

Казан ханлыгы чорыннан бирле Россиядә елга буенда бер генә мәчет тә булмавын үзенчәлекле хәл, дип саный архитектор.

«Мәчетнең бөтен матурлыгы суда чагылачак. Көндез дә шул суга карап, үз-үзенә сокланып торыр, төнлә дә утларда чагылачак. Минемчә, бу бик матур булырга тиеш», — диде мәчетләр буенча белгеч.

Айвар Саттаров искәрткәнчә, ул элегрәк тә Җәмигъ мәчетен уң як ярда төзергә тәкъдим иткән булган.

«Мин инде берничә тапкыр әйттем, Казан Кремле каршында Җәмигъ мәчетен төзү — бу дөрес. Беренчедән, ул яңа Казанны символлаштырачак. Сул як яр — иске Казан, ә уңы — яңа Казан, XXI гасыр шәһәре. Һәм бу мәчет ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан төзеләчәк, шуңа күрә аның шәһәрнең яңа үсеш алган өлешендә торачагы бик мантыйкый», — диде агентлык әңгәмәдәше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев