Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Коронавируска үч итеп

Яшел Үзән психоневрология интернатында, шулай ук, илебездәге эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә, карантин. Әмма биредә, ябык стеналар артында да, тулы тормыш кайный. Чөнки моның өчен бөтен шартлар аларның үзләрендә.

Аңлавыгызча, биредә яшәүчеләрнең үзләрен генә калдырып булмый, шуңа, хезмәткәрләр гадәти график буенча эшли. Интернатка керер алдыннан һәрберсе кулларын антисептик белән эшкәртә һәм температуралары үлчәнә. Биналарда да барлык саклану чаралары төгәл үтәлә.

- Даруханәләрдә маскалар дефициты күзәтелүе беркем өчен дә сер түгел. Шуңа, бездә социаль хезмәт алучылар бу эшкә үзләре тотынды. Хезмәт буенча инструктор Альмира Воронина һәм Мавлида Дмитрошкина җитәкчелегендә интернат остаханәсендә биредә эшләүчеләр һәм яшәүчеләр өчен 700дән артык маска тегелде. Аларны, иҗат күзлегеннән чыгып, төсле тукымалардан тектек, - дип сөйли социаль реабилитация бүлеге мөдире Елена Басырова. - Карантин – урамга чыгып йөрер вакыт түгел. Чынлап, хәзер өйдә торуың хәерле, әмма бу эшсезлектән аптырап утыру дигән сүз түгел. Мәсәлән, безнең 4 корпус хатын-кызлары, тәрбияче Валентина Чернышова кулы астында иҗади эш белән шөгыльләнә – гравюра техникасы белән рәсемнәр ясый. Карантин вакытында компьютер классында тәрбияче Екатерина Васильченко шәхси дәресләрдә теләүчеләрнең осталыкларын арттыра, компьютерны иркен кулланырга мөмкинлек бирүче программаларда эшләргә өйрәтә.

Килүчеләргә чикләү чаралары кертелгәнлектән, биредә яшәүчеләр әлегә туганнары белән күрешү вакытлыча тыелган. Әмма, карантин – төшенкелеккә бирелеп, күңелсезләнеп утырыр вакыт түгел. Яшел Үзән психоневрология интернатында реабилитация һәм күңел ачу чаралары бүлекләрдә штат режимында башкарыла.

Бары тик 20дән артык кеше катнашырлыкларына гына чикләү куелган. Биредә тәрбияләнүчеләр интернат территориясендәге түгәрәкләрдә, клубларда, спорт секцияләрендә элеккечә үк шөгыльләнә. Теләкләрендә булганнар, уку залында рәхәтләнеп пресса белән таныша, яраткан китабын укый ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X