Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Коронавирус айга ничек бәйле: астролог Василиса Володина ай календаре буенча иң куркыныч көннәрне атады

"Давай поженимся" телетапшыруыннан киткәннән соң астролог төрле фаразлаулар белән шөгыльләнә.

Астролог Василиса Володина COVID-19 буенча үз фаразлауларын төзегән. Башта ул авырулар темасы аны кызыксындырмавын белдерсә дә, бүгенге көндә пандемияне берничек тә читләтеп узу мөмкин түгел. Берәүләр бизнесын югалта, икенчеләре чит илгә чыга алмый, өченчеләре уртак карантинга түзмичә аерылыша...

Коронавирусның икенче дулкыны килеп җитүгә, Василиса Володина пандемиянең космос белән бәйләнешен анализлап, ел азагына кадәр хәлнең ничек үсеш алачагын фаразлый. Сүз Россия турында гына бармый: Володина үз исәпләүләрендә дөнья статистикасын кулланган.

- Күзәтүләр математик статистика белән ныгытылды, - дип ассызыклый астролог.

Василиса Володина пандемиянең Галәмдә барган процесслар белән бәйләнешен күрсәтү өчен берьюлы берничә катлаулы графика сызган. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Юпитер һәм Сатурнның Плутон белән берләшүе зур цикллар арасында иң әһәмиятлесе булып тора. Бу планеталарның авырулар саны белән үзара бәйләнеше март башыннан бирле сизелә. Ә август уртасыннан, астролог сүзләренә караганда, тагын шундый процесс формалаша башлап, ноябрьдә ул кульминация ноктасына җитәчәк. Бәхеткә, яңа 2021 елны каршылаганда, пандемия пик дәрәҗәсендә булудан туктаячак.

- Октябрь азагыннан авырулар саны шактый тиз артачак һәм декабрь уртасына кадәр бик югары калачак, ә аннары акрынлап кими башлаячак, - дип сөйли Василиса Володина. -

-Сүз авыручылар саны турында түгел, ә эпидемиянең үсеш темплары, ягъни яңадан авыручыларның арту тизлеге турында бара.
Моннан тыш, астролог пандемиянең ай цикллары белән бәйләнешен карый. Аның сүзләренә караганда, бу нәтиҗә логикага сыеша, чөнки ай кешеләрнең аралашу активлыгы өчен җавап бирә, ул, үз чиратында, авырулар санының артуына китерә.

- COVID-19ның айның беренче чирегендә һәм шунда ук тулган айдан соң тизәюе бар. Мөгаен, нәкъ менә авыручыларның күбәюе шул фазаларга бәйледер. Шуңа күрә айның беренче чирегендә һәм ай тулган вакытта сакланырга кирәк, - дип кисәтә Володина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев