Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Корбан гаетенең асылы – ният!

Корбан гаете уңаеннан редакциябезгә күп кенә сораулар килде.

Аларга шәһәребезнең «Җәмигъ» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин җавап бирә.

– Корбанлык малны ничә кеше исеменнән чалырга була?

– Мөселман кешесе корбан чалуны үзе һәм гаиләсе өчен башкара. Бер сарык (кәҗә) – бер кеше исеменнән; йә дөя, йә сыер – җиде кеше исеменнән чалына.

– Мәрхүмнәр исеменнән корбан чалырга ярыймы?

– Корбан чалу иң беренче чиратта – мөселман, акыллы, балигъ, билгеле бер күләмдә малга ия булган һәм каядыр сәфәргә чыгып китмәгән тере кеше өстенә йөкләнелгән гамәл.
Әгәр дә бер кеше бер генә корбан чалса, аны үз исеменнән чала һәм әҗер-савабын вафат булган әби-бабасы, әти-
әнисе рухына багышлый ала. Ике корбан чалган очракта, берсен – үз исеменнән, ә икенчесен вафат булган кеше исеменнән чала. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) бервакытны ике тәкәне корбан итеп чалды, берсе – үз исеменнән, ә икенчесе – үзенең өммәтеннән корбан чалмаган мөселманнар исеменнән. Шулай ук Гали ибн Әби Талиб та гает көнендә ике корбан чала иде: берсе – үз исеменнән, икенчесе – Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) исеменнән.

– Тиресен нәрсә эшләтергә дип аптыраучылар да бар.

– Әгәр хайванның тиресен һәм эчен куллану мөмкинлеге булса, аны ташлау хупланмый (кулланылмаган очракта күмеп куярга мөмкин). Хайванның тиресен: сәдака итеп бирергә; хуҗалыкта файдалану өчен нинди дә булса җайланма эшләргә; яки хуҗалыкта озак вакыт файдаланыла торган нәрсәгә дә булса алыштырырга мөмкин. 

 

Хәзрәт, тулы, аңлаешлы җавапларыгыз өчен бик зур рәхмәт!
Хөрмәтле укучыларыбыз, Ислам дине буенча сорауларыгыз булса безнең почтага yashel_uzen@mail.ru яки +79061112377 ватсап номерына языгыз. Хәзрәтләребез, һичшиксез, аларга җавап бирерләр.

Әңгәмәне Илсөя Садыйкова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев