Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Корбан гаетенең асылы – ният!

Корбан гаете уңаеннан редакциябезгә күп кенә сораулар килде.

Аларга шәһәребезнең «Җәмигъ» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин җавап бирә.

– Әссәламү галәйкум вә рахмәтуллаһи вә бәрә­кәтуһ, хәзрәт! Абү­нәче­ләребез тарафыннан килгән сорау: бер гаиләдә ничә корбан булырга мөмкин?

– Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Вә галәйкүм әссәлам вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтуһ! Корбанны шәхсән үз исемегездән чалсагыз, савабы үзегезгә языла. Һәм шулай ук гаилә исеменә савабы бара. Гаилә — кемнәр ул? Гаилә – ул гаилә башлыгы һәм аның карамагында булган хатыны һәм балалары.

– Корбан ите беренче чиратта кемнәргә таратыла? Һәм аны таратмыйча үзеңдә генә калдырырга мөмкинме?

– Корбан чалучы кеше түбәндәгеләрне эшли ала:

  • итне үзе гаиләсе белән ашый;
  • башка кешеләргә өләшергә (бай яки хәерче булулары мөһим түгел) яки аларга итнең бер өлешен бирергә мөмкин.

Мөһим: әлеге мөмкинлекләрнең һәрберсеннән файдалану өчен итне 3 өлешкә бүлү киңәш ителә һәм мохтаҗларга бирелгәне өчтән бер өлешеннән дә ким булмаска тиеш. Теләге һәм мөмкинчелеге булганда бөтен итне мохтаҗларга таратып бетерсә дә була.

– Мөселман булмаган кешеләргә корбан итеннән авыз иттерү дөресме?

– Мөселман булмаган күршеләрне һәм туганнарны корбан ите белән сыйлау рөхсәт ителә.

 

Хәзрәт, тулы, аңлаешлы җавапларыгыз өчен бик зур рәхмәт!
Хөрмәтле укучыларыбыз, Ислам дине буенча сорауларыгыз булса безнең почтага yashel_uzen@mail.ru яки +79061112377 ватсап номерына языгыз. Хәзрәтләребез, һичшиксез, аларга җавап бирерләр.

Әңгәмәне Илсөя Садыйкова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев