Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Конкурс игълан ителде

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларда Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы үсеше» программасы буенча  матди-техник базасын булдыруга грантлар бирү өчен  авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлау конкурсының 2 этабы турында игълан итә.

Гаризалар һәм документлар  ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан 2019 елның 10 июленнән 8 августка кадәр  түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Федосеевская урамы, 36нчы йорт, 3нче кат, 309нчы бүлмә. Кабул итү эш көннәрендә 8.00дән алып 17.00 сәгатькә кадәр алып барыла. 
Грант бирү тәртибе һәм документлар формасы  министрлыкның рәсми сайтында «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының матди-техник базасы үсеше» бүлекчәсендә бирелгән.
 

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев