Күктә –  меңнәрчә шар, йөрәкләрдә –  дога
Яшәеш

Күктә – меңнәрчә шар, йөрәкләрдә – дога

Яшел Үзән халкы, Россиядә узган матәм көненә кушылып, Кемеровода тереләй янып үлгән балалар һәм өлкәннәр истәлегенә күккә йөзләрчә ак шар очырды. Шундый юл белән Яшел Үзән якыннарын югалтучыларның тирән кайгысын уртаклашты.

Ә 8нче  федераль янгын сүндерү отряды хезмәткәрләре  исә  фаҗигадә һәлак булучыларны гарнизон мәчетендә  һәм часовнясында дога белән искә  алды. «Янгын сүндерүчеләр  мондый фаҗигаләрнең һәркайсын  йөрәге аша үткәрә », – диде  отряд начальнигы Зөфәр Хәлиуллин.


дети пожар Кемерово зимняя вишня

Нет комментариев