Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәзрәтләребезнең күптәнге хыялы чынга ашты

Яшел Үзәннең «Каенлык» паркында Ураза Гаетенә багышланган гаилә бәйрәме узды.

Ике атнага якын әзерлек һәм изге ният – әлеге узган күркәм чараны җиренә җиткереп оештыруга һәм башкарып чыгуга китергән мөһим гамәлләр. Мөселман халкының иң зур бәйрәмнәренең берсе – изге Рамазан ае тәмамланган көнне шәһәребезнең «Каенлык» аланында яшел үзәнлеләр гаиләләре, балалары белән рәхәтләнеп ял итте.
– Рамазан аенда, шәһәребезнең дүрт хәзрәте белән бергәләшеп киңәшләшкәндә туган идея бу, – дип сөйли Яшел Үзән районының мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин. – Шәхсән миндә бу хыял күп еллар буе күңелемдә йөрде. Бер биш ел элек «Авангард» стадионында Корбан бәйрәмен уздырган идек, әмма ул вакытта, ни кызганыч, без уйлаганча килеп чыкмады. Быел, шөкер Аллаһка, меңнән артык кеше килеп, балалар өчен шактый күп бәйгеләр уздырдык, сәхнәдән мөнәҗәтләр, Коръән аятьләре укылды, Аллаһ Тәгаләбез көнне дә бирде, кояшлы, җылы иде.
Хәзрәт сүзләре белән килешми мөмкин түгел, чыннан да бәйрәм югары дәрәҗәдә узды. Шәһәребезнең мәктәп укучылары, аерым алганда, 5нче гимназия шәкертләре бик актив катнашты. Алар башкаруында сәхнәлештерелгән тамаша күрсәтелде. Шәһәр мәдрәсәсендә уздырылган Коръән уку бәйгесе җиңүчеләре аятьләр укыды. Чарага килгән кунакларны Мөхәммәд Фәсахов тарафыннан укылган нашидлар (Ислам дине турында җырлар) таң калдырды.
Әлеге чараны оештыруда Казанның «Жить здорово» волонтерлар берләшмәсе зур ярдәм күрсәтте.
– Без мондый изге чараны оештыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итүләрен белгәч үк, булышырга алындык, – дип сөйли волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Резедә Шуралева. – Балалар өчен мастер-класслар һәм конкурслар оештырдык, җиңүчегә бүләкләр алып килдек. Дөресен генә әйткәндә, бәйрәм бик күп халыкны җыяр дип көтмәгән идем, ләкин без моны башкарып чыктык.
Район мөхтәсибәте исеменнән район башкарма комитеты җитәкчелегенә зур рәхмәт белдерәбез.
– Бик кыска гына вакыт эчендә бәйрәмне оештыру һәм аны уздыру урыны Михаил Афанасьев тарафыннан килештерелде һәм хупланды, моның өчен шәһәрнең барлык мөселман җәмәгатьчелегеннән рәхмәт әйтәм, – дип шәрехли Габделхәмит хәзрәт. – Шулай ук, хәзрәтләребез Гәбделхәким Сәфәрхановка, Илдар Гатауллинга, Рамил Зәйнуллинга рәхмәт лә ремне ирештерәм. Бәй рәм не оештыру буенча төп мәшәкатьләр алар җилкәсенә төште.
Шундый күркәм бәйрәм дәвамлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев