Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре, яшел үзәнлеләр

Кадерле дуслар!

 

«ПОЗиС» АҖ (POZIS) меңләгән коллективы исеменнән бөтен халык бәйрәме – фашист илбасарларын Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан ихлас һәм иң җылы котлауларны кабул итегез!
Бөек Ватан сугышы тәмамлануы турында зарыгып көтелгән хәбәр янгыннар белән көйдерелгән җиребезгә килеп ирешкән онытылмаслык көннән соң күп дистә еллар узды. Күпмилләтле халкыбызның батырлыгы, рух ныклыгы һәм какшамас көче дәһшәтле дошманны сындырыр га, туган җирнең иреген һәм бәйсезлеген саклап калырга мөмкинлек бирде. Буыннар алмашына, әмма Бөек Җиңү, хәрби дан һәм кешеләрнең батырлыгы символы буларак, Ватаныбызның героик елъязмасына мәңгегә кереп калачак!
Җиңү көне – барлык россиялеләр өчен календарьдагы үзенчәлекле дата. Без дә, серголылар да аны якынайттык. 2000нән артык завод кешесе Ватаныбызны дошманнан сакларга фронтка киткән, аларның 350дән артыгы хәрби бүләкләргә лаек булган. Советлар Союзы Геройлары Иван Андреевич Норкин һәм Вәли Хаҗи улы Хаҗиев үзләренең батырлыклары белән дан казандылар. Без һәрвакытта да, көч-куәтен кызганмыйча, ач-ялангач, көнгә 12-14 сәгать станок артында торган тыл хезмәтчәннәренең батырлыгына һәм чыдамлыгына сокланачакбыз.
Бүген без һәлак булганнарның якты истәлеге алдында баш иябез һәм хәзерге вакытта исән булган герой-фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә тиешле хөрмәтебезне белдерәбез. Сезнең батырлык, хезмәт сөючәнлегегез, зирәклегегез һәм битараф булмавыгыз, тынычлыкта яшәү мөмкинлеге өчен зур рәхмәт, дан һәм хөрмәт Сезгә!
Героик һәм хезмәт батырлыклары өчен рәхмәт әйтә алырлык ветераннарыбызның азая баруын аңлау бик аяныч. Кызганыч, ул еллардагы серголылардан нибары 4 фронтовик һәм 144 тыл хезмәтчәне исән.
Без, заводлыларның хәзерге буыны, POZISның бүгенге заман традицияләре нигезенә, безгә кадәр хезмәт куючыларның фидакарь хезмәте салынуын һәрвакыт истә тотачакбыз.
Бүген «ПОЗиС» АҖ илебезнең машина төзелеше лидерлары арасында. Һөнәри осталыкка, максатчанлыкка һәм зур гражданлык җаваплылыгына ия булган POZIS коллективы югары сыйфатлы, конкуренциягә сәләтле продукция чыгара, перспективалы инновацион проектларны гамәлгә ашыра. Без җитештерү куәтләрен уңышлы яңартабыз һәм реконструкциялибез, техник яңалыкларны, шул исәптән үз эшләнмәләребезне дә кертәбез. Продукциянең яңа төрләрен тиз темпларда үзләштерәбез. Боларның барысы да, һичшиксез, серголыларның илнең социаль-икътисади үсешенә һәм Россиянең оборона сәләтен ныгытуга лаеклы өлеш кертүе булып тора.
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, Зеленодольск муниципалитеты халкы һәм шәһәр кунаклары! Сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, муллык һәм иминлек телибез! Бөек Җиңү көне белән!
Радик Хәсәнов,
«ПОЗиС» АҖ (POZIS) генераль директоры,
Константин АНТИПОВ,
башлангыч профсоюз оешмасы рәисе,
Равил Хәлиуллин,
ветераннар Советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев