Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре! 

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез! 

Сезнең миссия күркәм һәм ихтирамга лаек. Белемегезне, һөнәри осталыгыгызны сез халык мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә багышлыйсыз. Ә мәдәният ул – кеше эшчәнлегенең барлык тармакларын берләштерүче, буыннар алмашын булдыручы, төрле иҗтимагый төркемнәрне бер оешмага җыючы катлаулы мөнәсәбәтләр системасы. 
Мәдәният күпкырлы. Ул гади кеше төркемнәрендә иҗат башлангычы, сәнгатькә мәхәббәт уятып, аларны халыкка, җәмгыятькә берләштерүче бәйләвеч. Мондый катлаулы бурычны үз хезмәтенең фидакарьләре генә башкарырга сәләтле. Шуңа күрә бары тик якты күңелле, иҗади, инициативалы һәм үз эшенә ихлас бирелгәннәр генә мәдәнияткә хезмәт итә ала. Сез талантлыларга мәдәнияткә һәм сәнгатькә кереп китәргә ярдәм итәсез, кешеләрнең иҗат энергия сен ачасыз. 
Нәтиҗәле һәм кешеләргә кирәкле хезмәтегез, иҗади эзлә нүләрегез, халкыбызның мәдәни традицияләрен сакларга һәм үстерергә әзер торуыгыз өчен ихлас рәхмәтләребезне җиткерәм. 
Бәйрәм көнендә сезгә бетмәс илһам һәм иҗат чишмәләрегезнең саекмавын, нык сәламәтлек, бәхет һәм муллык телим! 
Марат Минһаҗев, 
ЯҮМР мәдәният идарәсе җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев