Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәрбиләр ике пенсиягә дәгъва итә ала

Оборона һәм Эчке эшләр министрлыгы, ФСБ һәм башка көч ведомстволарында тиешле еллар эшләгән яки инвалидлык өчен пенсия алучы хәрбиләр Пенсия фонды аша картлык буенча иминият пенсиясенә дәгъва итә ала.

Әгәр хәрби хезмәткәрләр эштән киткәннән соң «гражданлык» хезмәтендә эшчәнлеген дәвам итсә, эш бирүчеләр алар өчен мәҗбүри пенсия иминияте сис темасына взнос түли. Бу хәрбигә Пенсия фондының мәгълүматлар базасында теркәлгән хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә.
Алга таба Пенсия фонды линиясе буенча икенче пенсия алу хокукы, көч ведомствосы линия сендә билгеләнгән пенсиясе булганда (тиешле еллар эшләгән өчен яки инвалидлык буенча) һәм түбәндәге шартларны үтәгән очракта барлыкка килә.

Хәрбиләрнең мәҗбүри пенсия иминияте системасында теркәлгән, ягъни СНИЛСы, иминият таныклыгы булуы зарур.
Шулай ук ир-атларның – 65, хатын-кызларның 60 яшькә яки пен сияне вакытыннан алда билгеләү хокукын бирә торган яшькә (мәсәлән, Төньякта, авыр шартларда эшләгән очракта, һ.б.) җиткән булуы да таләп ителә.

Гражданнар учреждение лә рендә һәм оешмаларында стаж бу лу кирәк. 2022 елда таләп ителә торган иминият стажы 13 ел тәш кил итә һәм 2024 елда ел саен 1 ел га 15 елга кадәр артачак.

Шәхси пенсия коэффициентлары (ИПК) булдырылырга тиеш. 2022 елга аның минималь суммасы – 23,4 ИПК (ул ел саен 2025 елда 30 ИПКга кадәр арта).
Хәрби пенсионерларга бер ке тел гән тү ләүне исәп кә алмыйча, карт лык буенча иминият пенсиясе бил геләнә.

 

«РПФ линиясе буенча билге ләнгән иминият пенсиясе ел саен дәүләт тарафыннан индек сацияләнә һәм аның күләме, икен че пенсия билгеләнгәннән соң, хәрби пенсионер гражданнар учреждениеләрендә эшләвен дәвам итсә, узган елның 1 авгус тында түләнгән иминият взнослары буенча ел саен яңадан исәп ләнергә тиеш. Бүген Татарстан Республикасында 11 меңнән артык хәрби пенсионер, шул исәптән Байконур шәһәре буенча 558е картлык буенча иминият пенсиясен ала», – дип билгеләп үтте ТР буенча РПФ бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев