Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәрби бердәмлек тантаналы рәвештә яңа әгъзалар кабул итте

Балалар иҗат үзәгендә урнашкан «Сугышчан бердәмлек» («Боевое братство») иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлегендә тантаналы рәвештә членлык билетлары тапшырылды.

Запастагы 11 чик сакчысы хәрби бердәмлекнең яңа әгъзалар булды.

Сугышчан туганлык рәисе Марсель Морзабаев аларның һәрберсенә билетлар тапшырды.
– Чик буе гаскәрләре ветераннарын сәламләвемә шатмын. Зеленодольск муниципаль районы хәрби бердәмлегенә керергә карар кабул итүегезне хуплыйм, – диде үзенең сәламләү сүзендә ЗМР хәрби комиссары Илшат Паймурзин. – Шулай ук сезгә киләсе елга 9 майда хәрби парадта катнашырга тәкъдим итәм.
Аннары хәрби комиссар хәрби туганлыкның яңа әгъзаларына юбилей медальләре тапшырды.
Чараның мәртәбәле кунагы Зеленодольск районы ветераннары рәисе Тәлгать Гыйззәтуллин булды.
– Бүген Яшел Үзәннең сугышчан туганлыгы на берләшүләре белән чик сакчыларын котлыйм. Яшьләребезне хәрби-пат риотик тәрбияләүдә сезнең ярдәмегезгә ышанам, – диде ул.
Актив тормыш позициясе һәм сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына ярдәме өчен Тәлгать Рифкать улы ТР Координация Советы рәисе Иван Егоровның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X