Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәнифов: М12 трассасын төзүчеләр җирле халык уңайлыгында экономияләмәячәк

Татарстан аша уза торган трассаның озынлыгы 142 км тәшкил итәчәк, төзелеш бәясе 163 млрд сум дип бәяләнә.

М12 Мәскәү - Казан тизйөрешле автомагистрале трассасын төзү якындагы торак пунктларда яшәүчеләргә максималь уңайлыклар тудыру өчен алып барылачак. Хәтта бу проектның кыйммәтләнүенә китерсә дә. Бу хакта проект буенча эш төркеме утырышында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

«Без кыргый хайваннар һәм йорт хайваннары юл аша йөри алу мәсьәлә буенча фикер алыштык. Тагын мөһим дип саныйм, проектлаучыларның җирле юлларны федераль трассаны гармонияле рәвештә кисеп үтү турындагы сорауларыгыз җавап тапты. Федераль трасса җирдә булыр, ә без югарыдан хәрәкәт итәрбез. Трасса да җирле халыкка комачауламасын, ераграк үтсен өчен салыначак. Бу кыйммәткә китерәчәк, әлбәттә», - диде Хәнифов.

Төркем утырышында Татарстан аша үтүче трасса участогының озынлыгы 142 км тәшкил итү билгеле булды, төзелеш бәясе 163 млрд сум дип бәяләнә. Юл буенда яшәүче җирле халыкка уңайлы булсын өчен, шау-шуны эзоляцияләүче экраннар кую һәм урман полосалары утырту планлаштырыла.

Татарстан Дәүләт Советында бүген М12 Мәскәү - Казан тизйөрешле автомагистрален төзү буенча эшче төркем утырышы узды, анда Гребени һәм Кызыл Байрак торак пунктларында күпер төзеп, трассировканың өч вариантын карадылар. Төркем составына Казанның кайбер министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шулай ук магистраль төзелергә мөмкин булган торак пунктларда яшәүчеләр керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев