Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хиджама дәвалану ысулымы, әллә...

Хиджама– ул организмнан «пычрак» кан чыгару юлы белән күп кенә авырулардан арынуның бик нәтиҗәле һәм гади ысулы. Ясалма рәвештә канның бер өлешен чыгару – организмга тиз арада югалтуларны тулыландыруны мәҗбүр итә.

Шуңа бәйле рәвештә, кан бүлеп чыгару, газ алмашы, эндокрин сис темалары, терморегуляция, су-тоз алмашы эшкә җигелә. Шул ысул белән кан чыгару, бигрәк тә, мөселманнар арасында киң таралган, башкалада унга якын бу юнәлештә эшләүче махсус клиникалар бар. Алар барысы да шәхси. Кайберләре берничә ел эшләп килә икән, димәк, сорау бар дигән сүз. 
Шул уңайдан, Яшел Үзәннең Җәмигъ мәчете имам ярдәмчесе Ибраһим Хәкимов кайбер сорауларга ачык лык кертте. 
– Татар эстрадасында мондый төр алым ярдәмендә кан алмаштыручы, янәсе, яшәреп китүче җырчы, юмор осталары интернетта бу хакта сөйләп берара шау килде. Бу мода артыннан куумы, әллә, чыннан да, сихәте бармы? 
– Банкалар белән дәвалануны (куппинг) борынгы заманнардан ук файдаланганнар. Хиджама кулланыла торган авырулар исемлеге бик зур. Ул мөселманнар арасында, гомумән, бөтен дөнья буенча киң таралыш алган. Аны спортчылар, танылган дөнья чемпионнары, көрәшчеләр, боксчылар, йөзүчеләр, танылган шәхесләр һәм актерлар куллана. 
Яшел Үзәндә берничә мөселман әлеге дәвалау төре белән үз өендә шөгыльләнә. Алар махсус укулар узган һәм моның белән эш итү өчен рөхсәт алган. Дөньякүләмдә ул иске, оешкан каннарны чыгару хисабына дәвалауның нәтиҗәле ысулы булып санала
– Әлеге ысул нинди төр авыруларга аеруча файдалы? 
– Һәр төрле чир өчен хиджама ясала, ягьни, банка куела. Безнең кан яңартуга мохтаҗ. . Теге яки бу органнарда кан оешу белән бәйле булган авыру вакытында бигрәк тә авыру урыннар (артрит, остеохондроз, гематомалар, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында кече оча сөягенең ялкынсыну авырулары, ангина, бронхитлар һ.б.); туберкулез вакытында; кан тамырлары авыруларының (варикоз һ.б.); хатын-кызларда гинекология авырулары булганда; бала таба алмауны дәвалау максатында. Бу исемлекне дәвам итәргә мөмкин…
– Хиджама куркыныч түгелме? 
– Бу процедура катлаулы түгел, тиредә кечкенә генә кисемтеләр ясала. Берәүләр, бераз чеметеп алгандай була, дип әйтәләр. Шуңа күрә күпләр хиджама ясата һәм бары тик яхшы фикердә кала. Әлегәчә нинди дә булса тискәре нәтиҗәләр турында ишеткәнем булмады. 
– Шәхсән үзегез бу төр ысулны ясатыр идегезме? 
– Хиджаманы ясау өчен иң элек табиблар белән киңәшләшер идем. Сертификатлары, медицина бүлмәләре һәм һөнәри җиһазлары булган махсус оешмаларга мөрәҗәгать итү кулай дип уйлыйм. Теләсә нинди медицина ярдәме сыман ук һәрбер чара тиешле белгечләр тарафыннан үткәрелергә тиеш.
Сез хиджама ясатыр
идегезме? 
Шул сорау белән без берничә газета укучыбызга мөрәҗәгать иттек.

Гөлназ Романова, тәрбияче:
– Болай кан алыштыру максатыннан хиджама ясаганчы, донор буларак, хастаханәләргә барып кан тапшырсаң, күпме кешегә исән калырга мөмкинлек бирәчәксең. Бик саваплы эш эшләнәчәк. Хатын-кызларның болай да алышына инде ул.

Дана Хөсәенова, табиб-эпидемио лог:
– Бу процедураның уңай нәтиҗәләре исемлеге зур булса да, ул бөтен кеше өчен дә файдалы түгел. Әйтик, түбәндәге очракларда хиджама ясау катгый тыела: гипотония; гемоглобин түбән; психик авырулар булса; астения; 70 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләргә; атеросклероз; көмәнлелек. Шулай ук, ангина, салкын тию һәм грипп белән авырсагыз (сәламәтләнгәннән соң, ким дигәндә, 2 атна көтәргә кирәк); менструация вакытында, җитди имгәнүләр яки кичерелгән операция булса (ким дигәндә 21 көн көтәргә кирәк). 
Бу процедураны уздырганда төрле лезвие, банка, чүкеч, алар шәхси, ягъни, бер генә тапкыр кулланыла торган булырга тиеш. Әлеге чара перчаткаларда эшләнелә. Шул ук вакытта, еш кына бу манипуляцияләрне үткәргәндә төрле кешеләр, шул эшләүчеләрнең өйләренә барып банка куйдырганнар. Моннан соң төрле нәтиҗәләр булырга мөмкин. йогышлы авырулар – В, С гепатитлары, ВИЧ-инфекцияне дә йоктырырга мөмкин. Шуңа күрә, дәвалау үзәге һәм дәвалаучы турында алдан ук шактый саллы мәгьлүмат тупларга кирәк. Дип ломлы белгеч эштә ваемсызлыкка юл куймаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Теманы бөтенләй белмәү

    • аватар Без имени

      0

      0

      Әлбәттә монда табиб ханым дөрес әйтми. Әгәр дә хиҗәмә дөрес итеп ясала һәм зур тәҗрибәле белгеч ясый икән, монда бернинди дә зыян юк. Әйтеп китәсем килә: хиҗәмә эпилепсия, ДЦП һ.б. диагноз булганнарга да Аллаһ рәхмәте белән файда бирә. Бер авыз тутырып сүз әйтә алмаган балалар ачык итеп сөйләшә һәм йөри алмаган балалар аякка баса. Дөреслектә хиҗәмә Аллаһның безгә биргән бүләге. Хиҗәмәны яңа туган баладан алып, 100 гә җиткән олыларга да ясарга мөмкин. Имгәнүләргә килгәндә исә бу аеруча файдалы. Әйтеп китәсе килә аутоиммунный авыруларга булганда бик файдалы. Хиҗәмә организмнан шакшы капилляр канны ала, иммунитетны күтәрә. Һәрбер табиб хәҗәм түгел һәм һәр хәҗәм да табип була алмый. Хәҗәм булу өчен Аллаһ биргән сәләттә кирәк. Тәҗрибәле хәҗәм беркайчанда шаблон белән эшләми. Ул кешенең организмын тыңлый, аңа игътибар итә. Әлбәттә чисталык беренче урында булырга тиешле.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Хиҗәмә һәм донорлык икесе ике төрле чара. Хиҗәмә капилляр канны чистарта. Донорлык вакытында яхшы дигән веноз кан алына. Хатын-кызнын каны алышынып тора дию дә дөреслеккә туры килми. Чөнки капилляр кан алышынмый.

        • аватар Без имени

          0

          0

          тәҗрибәле хәҗәмне кайдан табып була икән ул?