Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәдиуллин: укытучыларга Covid-19дан мәҗбүриләп вакцинация ясатылмый

Педагогларны яңа коронавирустан прививкаларга керештеләр.

Татарстан укытучыларына вакцинациясе Covid-19 инфекциясеннән ирекле рәвештә уздырыла. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде.

 

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, педагогларның вакцинациясе инде башланган һәм алар теләге буенча гына үткәрелә.

 

"Бернинди мәҗбүр итү дә юк һәм булырга да мөмкин түгел. Вакцина алдыннан укытучылар бик күп анализлар тапшыра. Әгәр табибның хуплавын алсалар, прививка ясарга мөмкин. Вакцинация ирекле рәвештә үткәрелә, - дип билгеләде Хәдиуллин.

 

Элегрәк республика мәгариф һәм фән министры сөйләгәнчә, мәктәп укучыларына яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясамаячаклар, моның турында "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев