Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хаталарымны төзәтеп

Орден һәм медаль – дәүләт алдындагы казанышлары һәм уңышлары өчен тапшырыла торган бүләкләр. Алар арасында принципиаль аерма нидә? Нинди бүләк дәрәҗәлерәк?

Белмәгәнлектән, күптән түгел мин ялгышлык җибәрдем һәм хәзер аны төзәтәсем килә. Ә ялгышлык – рәсми оешмадан алынган мәгълүматны тикшермичә бастыруда. Әмма алдан бераз тарихка күз салыйк.

Белешмә: Орден тарихы турыдан-туры рыцарь орденнары формалашу белән бәйле. Беренче мондый оешмалар урта гасырда барлыкка килгән. Алар уртак идеаллар һәм максатлар белән бәйле кешеләрне берләштерә. Кайчагында орден уставы кешеләрне билгеле бер санга кадәр чикләгән, шуңа күрә анда керү зур дәрәҗә булган. Шулай итеп, башта орден белән бүләкләнмиләр, ә аңа кабул итәләр яки багышлыйлар. Дәрәҗәле хөкүмәт оешмасы әгъзасы булу – ул иң югары бүләк була.

Алар арасында аерма нидә соң?
Орден, кайбер искәрмәдән тыш, медаль белән чагыштырганда югарырак бүләк. Медаль белән билгеле бер эшчәнлек өлкәсендә аерылып торуы өчен, ә орден белән — тулаем дәүләт алдындагы казанышлар һәм уңышлар өчен бүләклиләр.
Моннан берничә гасыр элек тә, бүген дә медаль тышкы рәвеше белән юбилей тәңкәсен хәтерләтә. Орденның йолдыз, хач яки, хәтта, хайван скульп турасы рәвешендә эшләнгән дизайны күпкә катлаулы. Орден үлгәннән соң бирелми, моннан тыш, намуска тап төшерерлек гамәлләр кылучыдан ул алына. Ә менә медальләр белән, кагыйдә буларак, мондый хәл булмый.
Орден медале – иң лаеклыларга.
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орден медальләре — 2015 елның 25 апре лендә гамәлгә куелган һәм ТР Президенты тарафыннан тапшырыла торган Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге. Һәм бу Орден алуга соңгы бас кыч. «Ангам» ҖЧҖ директоры Әнвәр Миңнуллин район башлыгының хисап сессиясендә халыкка югары культуралы хезмәт күрсәтүне тәэмин итүгә керткән өлеше, актив иҗтимагый һәм хәйрия эшчәнлеге өчен, мин ялгыш язганча медаль генә түгел, нәкъ менә орден-медален алды. Мондый тупас хата өчен гафу үтенүемне үз бурычым дип саныйм.
Әнвәр Габбасович бик тыйнак кеше һәм бу мәкаләне язганы ма ачуланачак, шулай да мин хатамны төзәтергә тиешмен.
Озак та үтмәс, Әнвәр Миңнуллин, иншаАллаһ, Орденга да лаек булыр, чөнки якташыбызның изге га мәл ләре кагылмый калганнар си рәктер. Аларның тагын берсе – бүгенге көндә шәһә ребездә дүртенче Иман йорты төзелеше. Уннарча елга бер тапкыр була торган вакыйга Әнвәр Габбас улы ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Шәһәребез мөселманнары өчен әһәмиятле бу мөһим төзелеш турында газетабызның киләсе санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X