Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хакыйкать җиңде?

Әтием Равил Камалетдинов гомере буе Татар Танаенда яшәде. Атаклы мичче һәм умартачы иде. Бөтен җыйган акчасына үзенең янәшәсендә Маратка йорт салып бирде, өйләндерде, зур туй ясады. Үзе иске йортта ялгыз яшәп калды.

Бал саткан акчасы белән гел ярдәм итеп торды. Шулай булса да ул белән ата арасында мөнәсәбәтләр төрлечә булды. Әтиебез олыгайган саен энем аңа карата рәхмәтле булды диеп әйтеп булмый. Ике йорт арасына койма тоткач, әти ризасызлык белдергәч, энем аны тотып кыйный. Шулчак соңгы өмет тә өзелә. Ата белән ул ят күршеләр булып яшәделәр.
Әтинең авырган чаклары күп булды, төрле дәваханәләрдә ятты һәм анда яткан чакта да акча күп кирәк булды. Аның янына хәл белешергә мин һәм улым Әмирдән башка беркем дә килмәде, хәлен белүче булмады. Кая инде ул дәваханәгә бару. Күршедә яшәп тә, энем белән килен әтинең хәлен кереп тә белмәде. Күршебез Велюр абый Хәялиев кергәләп белә иде.
Җәйге, кышкы каникулда улым Әмир кайтып карады, ә кышларын безгә Казанга  килеп торды. Ләкин гомере буе авылда яшәгәнгә өен бөтенләй ташлап китәсе килмәде. Һәм үләр алдыннан әти йортын васыять итеп улыма калдырды. 
2013 елда әти үлгәч, энем бертуган апасының улы, әтисез үскән Әмир рәхәт күрмәсен дип, мунчаның мичләрен сүтеп атты. Килен төзелеш материалларын алды, йозакны ватып өйгә керәләр һәм бу галәмәт бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Аллаһтан түземлек сорап, боларның барысына да күз йомдым, каршы чыкмадым. Марат исә, авылдашларга мин аларның җирен алган дип, ялган таратты. әтидән калган БТИ документлары буенча беркайчан да энемнеке булмаган веранда һәм җир участогын ялган межалау планын ясатып, шул планга Марат белән Рәсимә, икебезгә туган тиешле Нурхәммәтова Люция һәм ире Рәис әтидән калган 396 кв.м. җирне төрле хәйлә белән көчләп кул куйдырырга тырыштылар. Кул куймагач, Әмирне судка бирделәр. Судта энем Марат җиңелде. Болар барысы да 2015 елдагы дөнья килешүеннән соң булган хәлләр. Әмма дөнья килешүеннән соң да җир, веранда минеке дип, авыл халкын, мәчет картларын ышандырды, алар судларга шаһит буларак йөрде. Туганнарча уртага салып сөйләшер өчен адвокат белән кайттым. Марат белән Рәсимә: «Фәридә тавыш чыгара», – дип авыл мулласын чакыр­ды. Ә мулла мәчет картларын җыеп килеп: «Авылга да кайтармыйбыз, кертмибез», – дип миңа ташландылар. Дуслаштырасы урынга, ике туганны талаштырдылар. 
Җәй көне авылда яшәгән вакытта, мин кибеткә дип чыгып киткән саен, законсыз безнең җиребезгә, йортыбызга кереп, әшәкелек эшләп чыгып китәләр иде. Мине беркем белән дә аралашмаска мәҗбүр иттеләр. Шулай итеп, Рәсимә белән Марат Татар Танае авылы халкын үзләренең кулларында тотып, куркытып торалар. Чөнки энем Марат осеминатор булып эшли, ә авылда үгез юк. Шуңа да аңа каршы чыгарга куркалар.
Рәхмәт Аллаһ Тәгаләгә, ташламады, дөреслекне, гаделлекне табарга ярдәм итте. Хакыйкать минем якта – суд карары чыкты, энем җиңелде. Судның карары нигезендә, суд приставлары килеп, әтидән калган җир участогындагы Марат басып алган җирдән корылмаларны сүттерде. Энем Марат белән киленебез Рәсимә ялганчы булып авылдашлар алдында хур булып калмас өчен, килен миңа судьяны сатып алдың дип, авылдашларга таратты. Ялган сүзләр тараткан һәм безгә яла яккан кешеләргә Аллаһ Тәгалә үз җәзасын бирер дип уйлыйм.
Газетагызга иҗади уңышлар һәм һәрвакыт яратып укуларын теләп калам.
 

Фәридә Шәрәфиева.
Казан (Хат, газета бите чикле булу сәбәпле, азрак кыскартылды. Аннары кешелеклелек дигән сыйфатларны да бөтенләй сызып ташларга ярамый бит әле).

Редакциябезгә менә шундый эчтәлектәге хатны Фәридә ханым үзе кертеп бирде. Һәм ике туган арасында килеп чыккан бәхәсне аңлатты. Без инде газетада бер яклы гына фикерне җиткерә алмыйбыз. Шуңа да хатта сурәтләнгәнчә, явыз Марат һәм гайбәтче Рәсимәне үз күзләребез белән күреп, аралашып кайтырга дип, Татар Танаена юлга кузгалдык. 

Нәрсә булып беткәнен газетада укырга мөмкин (№52)

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев