Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

КФУ метеорологы әбиләр чуагының күпмегә сузылачагы турында сөйләде

Әбиләр чуагы һәм аномаль җылылык Татарстанда ким дигәндә бу атна ахырына кадәр торачак.

Ял көннәренә табарак көндезге сәгатьләрдә һава 24-25 градуска кадәр җылыначак. КФУ профессоры Юрий Переведенцев билгеләп үткәнчә, сишәмбе, 19 сентябрьдә, бераз суытачак. Көндез һава 17 градуска кадәр генә җылына. Ләкин мондый һава торышы кыска вакытлы булачак.

"Безгә Мәскәү ягыннан салкын фронт якынлаша, әмма бу кыска вакытлы гына эпизод, ә аннан соң температураның күтәрелүе көтелә. Атна ахырына Казанда көндез һава 25 градуска кадәр җылынырга мөмкин», - дип ассызыклады метеоролог.

Юрий Переведенцев аңлатканча, ял көннәренә табарак июнь башына хас җәйге температура күзәтеләчәк. Быел әбиләр чуагының Татарстанда күпме вакыт кунакта булачагын ул төгәл әйтмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев