Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Элек авылда таудан бала-чага кайтып керми иде, хәзер ник бер эз булсын.

Узган ел без дә авылга кайтып, бөтен гаиләбез белән җыелып, чана шуып, авылны гөрләткән идек. Инде үзебез әби-бабай булырга җыенсак та, моның рәхәтлекләрен сүз белән генә аңлатырлык түгел. Әнине үзебезгә алып килгәч, быел авылга кайту сирәк эләгә. Кайтсак та, авылдагы үле тынлык күңелне әрнетә. Сүз дә юк, бүген балалар санын элеккеге белән чагыштырырлык түгел, аз. Әмма  алары да күренми бит урамда, барысы да замана афәте – гаджетларга ябышып ятамы икән?

***

Быел, Аллаһ кушса, 1 класска керәбез. Уйлап-уйлап куям да, хәзер бит мәктәпкә керүләре дә институтка бару белән бер. Әти-әнинең кесәсе чыдасын гына. Инде хәзердән үк атнасына өч тапкыр укырга йөрибез. Бала 1 класска кергәндә укый-яза белергә тиеш. Без дә мәктәпне бетереп чыктык инде. Ә хәзерге балалардан тугач ук галим ясарга телиләр, дәрес биремнәрен укучылар түгел, кайчакта әти-әниләр үзләре дә чишә алмый баш вата. Балачак­лары бөтенләй юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев