Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казаннан Анталиягә очучы самолетта бала үлгән

Turkish Airlines самолеты Казахстанга төшәргә мәҗбүр була.

Аэропортның онлайн таблосы мәгълүматлары буенча, самолет Казаннан 17 сентябрьдә җирле вакыт буенча 12:44 сәгатьтә оча. Кинәт кенә пассажирларның берсе, 17 яшьлек инвалид кызның хәле начарлана: йөрәк өянәге була һәм туктап кала. Бу рейста очучы ике табиб кызга йөрәк массажы һәм ясалма сулыш ясый, ләкин, кызганычка ки, берничек тә ярдәм итә алмыйлар.
Төркия авиакомпаниясе лайнеры Уральск аэропортына (Казахстан) мәҗбүри төшеп утырырга мәҗбүр була. Туристлар әйтүенчә, алар җирдә кирәкле документлар рәсмиләштергәнне ике сәгать көтә.

16:30 сәгатьтә Boeing 737 Уральскидан оча һәм 20:05 сәгатьтә Трабзон шәһәренә ягулык салу өчен төшә, анда пассажирлар шулай ук 2,5 сәгать самолетта һава судносы экипажының алышынуын көтеп утыра. Антальяга туристларны 00:20 сәгатьтә генә алып киләләр. Расписание буенча борт курортка 17:20 сәгатьтә төшәргә тиеш булган.

Туристик агент сүзләренчә, аэропортта аларның клиентларын кабул итүче компания вәкилләре каршы ала. Сида кунакханәләренә яхшы гына килеп җитәләр.

Чыганак:  Зеленодолск Форум телеграм каналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев