Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда мөселманнар форумында Яшел Үзән мөслимәләре дә катнашты

Кичә, 21 октябрьдә, Казанда мөселман белем бирү оешмалары форумы узды.

Форум 2011 елдан башлап ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгариф фонды һәм Россия ислам институты белән берлектә оештырыла. Ул мөселман мәгарифе һәм тәрбиясе өлкәсендәге мөһим мәсьәләләр турында фикер алышу һәм аларны хәл итү өчен мәйданчык булып тора. Быел әлеге форумны “Хәзерге Россиянең фәнни-мәгариф киңлегендә традицион диннәр теологиясе” халыкара симпозиумы кысаларында оештырганнар.

Әлеге форумда Яшел Үзән шәһәре һәм районыннан да вәкилләр - мөслимәләр җәмгыяте рәисе Фәрзәнә Хәлиуллина җитәкчелегендә 5 мөгәллимә катнашып, үзләренә бик күп рухи азык һәм яңалык алып кайтты. Бүген, 22 октябрьдә исә форумның дәвамы буларак, симпозиум ачылды. Аның кысаларында шулай ук мөселман мәгарифе үсешенә кагылышлы мәсьәләләр карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев