Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда FIFA төп билет сату үзәге ачылды

Бу үзәктә апрель ахырына кадәр FIFA сайтында сатылган билетларны алырга була.

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Казанда FIFA төп билет сату үзәге үз эшен башлап җибәрде. Ул Кремль яр буе урамындагы 5нче йортта урнашкан. Бу хакта Халыкара футбол федерациясе (FIFA) рәсми сайтында хәбәр ителә.

Биредә апрель ахырына кадәр FIFA сайтында онлайн сатып алынган билетларны алырга була. 1 майдан, билетлар булганда, аларны үзәкнең үзеннән алып булачак.

Билет үзәгенең эш режимы түбәндәгечә: дүшәмбе — җомга көннәрендә 14.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр, шимбә — якшәмбе көннәрендә 10.30 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшли. Үзәк әлеге режимда 31 майга кадәр эшләячәк, аннан соң һәр көнне 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр ачык булачак.

Россиядә футбол буенча дөнья чемпионаты 14 июньнән 15 июльгә кадәр узачак. Казан турнирның алты матчын кабул итәчәк: Kazan-Arena стадионында Франция — Австралия, Испания — Иран, Польша — Колумбия һәм Германия — Көньяк Корея төркем этабы матчлары булачак. Татарстан башкаласында шулай ук финалның сигездән бер һәм бер чирек финал матчы узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казань футбол FIFA 2018 чемпионат мира главный билетный центр

2
X