Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кайберәүләрнең пенсия төре үзгәрә

2022 елның гыйнварыннан өлкән яшьтәге кайбер гражданнарның пенсияләре бер төрдән икенчесенә автомат рәвештә күчерелә.

Гыйнвардан үз көченә кергән законнардагы үзгәрешләр нигезендә, Пенсия фонды кайбер өлкән яшьтәге гражданнарның пенсияләрен автомат рәвештә яңа төргә күчерә, бу аларга аның күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Сүз 80 яшьлек пенсионерлар – туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучылар турында бара.
Исегезгә төшерәбез, гамәлдә булган пенсия законнары җыелмасы нигезендә картлык буенча хезмәт пенсиясе алучы гражданнарга 80 яшь тулгач, арттырылган фиксацияләнгән түләү билгеләнә, бу сизелерлек өстәмә булып тора.

Закон бары тик иминият пенсияләре алучыларга гына кагылганга күрә, туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучылар отышлырак булган пенсия төренә бары тик гариза буенча гына күчә иделәр.

 

«2022 елның гыйнварыннан Пенсия фонды белгечләре үзләре пенсия эше материаллары буенча мәгълүматны тикшерәчәк һәм мөстәкыйль рәвештә, 80 яшьлек өлкән кешенең пенсиясе арткан очракта, башка төргә автомат режимда күчерәчәкләр», – дип билгеләп үтә Татарстан Пенсия фонды бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
 

Сорауларга җавапларны бердәм контакт-үзәкнең 8 800 6-000-000 номеры буенча алырга мөмкин (шалтырату бушлай).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев