Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Камил Сәмигуллин: «Безнең өчен нәрсә яхшы икәнен бер Аллаһы Тәгалә генә белә»

– Аллаһ гүзәллекне сөя, ә һәр яхшы сүз, гамәл – яхшы сәдака. Матур эшләр башкар, матур сөйлә, яки бөтенләй дәшмә, – дигән пәйгамбәребез дә. Кеше турында яхшы сөйләсәк, ул яхшы булыр. Бер-беребезнең уңай якларын гына күреп яшәргә кирәк, – дип башлады сүзен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхтәсибәт имамнары һәм Татарстанның Төньяк-көнбатыш төбәге муллалары, имамнары белән булган очрашуда.

Яшел Үзәннең Җәмигь мәчетендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев мөхтәсибәт имамнары һәм Татарстанның Төньяк-көнбатыш төбәге казыйлары белән очрашты. Казыят составына Татарстанның Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Пит рәч, Балык Бистәсе мөхтәсибәтләре керә. 
Шулай ук, республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның әлеге чарада катнашуы очраклы түгел. беренче чиратта, аның районның яңа хакиме Михаил Афанасьев белән күреште. нияте көн үзәгендә торучы дини, җәмгыяви мәсьәләләр буенча фикер алышу иде. 
– Күптән түгел җитәкчелек итүемә карамастан, җирлектәге проблемалар, район кешеләренең борчу-мәшәкатьләре белән танышырга өлгердем. Һичшиксез, дин әһелләре белән дә кулга кул тотынышып эшләячәкбез. Барча мәсьәләләр уртага салынып чишеләчәк. Яшел Үзәндә тагын бер мәчет төзү турында уйланабыз, әлеге эшкә җирле эшмәкәрләребезне җәлеп итәргә җыенабыз, – дип, уйлары белән уртак лашты Михаил Афанасьев.
Шулай ук, ул районның үсешенә карата үз карашын белдерде һәм Лаеш районы башлыгы булган вакытта ТР Диния нәзарәте белән хезмәттәшлек итүгә бәйле уңай хис-кичерешләре белән уртаклашты. ТР мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин үз чиратында, җәмгыятьне рухи-әхлакый тәрбияләү буенча чараларны тормышка ашыруда Михаил Павловичны хуплады һәм мөхтәсибәт инициативаларына ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Моннан тыш, ул аңа шәһәрдә мәчет төзелешенә җир бүлеп бирү мәсьәләсен карау үтенече белән мөрәҗәгать итте. Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Яшел Үзәндә 3 мәчет эшли, барлыгы 43 иман йорты исәпләнә. 
Яшел Үзән имамы, Төньяк-көнбатыш төбәге казые Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин мөхтәсибәттә дини өлкәдәге вәзгыять турында сөйләде, имамнарга дини эшчәнлекне «ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар үткәрү турында нигезләмә»гә таянып алып бару кирәклеге турында искәртте. 
– Мин безнең районда барлык дин тарафдарлары дус-тату яшәвен һәрвакыт горурлык белән әйтәм. Бөтен дин әһелләренә кешеләрнең күңелен, уй-фикерләрен яктыртулары, илгә лаеклы гражданнар тәрбияләргә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәм, – диде Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин.
Соңрак очрашу «сорау-җавап» рәвешендә барды: катнашучылар – имамнар һәм муллалар – мәчетләрдә алга таба дини эшчәнлекне гамәлгә ашыруга бәйле сораулары һәм тәкъдимнәре белән мөрәҗәгать итте.
(Тулырак газетабыздан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев