Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кадерле ветераннар! Хөрмәтле райондашлар!

Бөек Җиңү көне уңаеннан иң ихлас котлауларны кабул итегез!

Данлы 1945 ел Җиңүеннән соң 77 ел узды. Бөек Ватан сугышында безнең халык корал көче белән генә түгел, рух ныклыгы белән дә җиңде. Чөнки ул үз җирендә яшәү, туган телендә сөйләшү хокукы, үз традицияләрен һәм мәдәниятен саклап калу өчен көрәште.
Еллар узуга карамастан, безнең өчен 9 май изге дата – зур кайгы һәм шатлык бәйрәме, исәннәргә бөек ихтирам һәм ятып калганнарга якты истәлек көне булып калачак. Дүрт елга сузылган сугыш колачлап булмаслык зур илебезнең һәр шәһәренә, һәр авылына һәм һәр гаиләсенә кагылды.
Кадерле ветераннар! Сез бирешмичә, безгә тормыш бүләк иттегез, сез безне илебез белән горурланырга, ирекнең кадерен белергә һәм авырлыклар алдында чигенмәскә өйрәттегез. Без барыбыз да фронтовик балалары, һәр гаиләнең үз геройлары һәм хатирәләре бар. Без сезнең бөек эшләрегезне хәтерлибез һәм онытмабыз. Алдыгызда баш иябез, кадерле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Һәрберегез белән горурланабыз һәм ихлас күңелдән нык сәламәтлек, тыныч күк йөзе, күңел көрлеге телибез!

Илшат Ганиев,
«Майский» теплицалар комплексы генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев