Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле яшел үзәнлеләр!

Сезне чын күңелдән илебезнең төп бәйрәме – Бөек Җиңү көне белән котлыйм!

Безне 1945 елның маеннан 77 ел аера, әмма бүген, һәрвакыттагыча, без бу көнне күкрәкләрдә аеруча зур дулкынлану, йөрәгебездә горурлык һәм күңелдә шатлык хисләре белән каршы алабыз!
Бөек Ватан сугышы – ул тарих кына түгел, ул зур кодрәт һәм ныклык, көч һәм батырлык, Ватанга фидакарь хезмәт итү үрнәге. Һәр Яшел Үзән гаиләсендә диярлек, киләчәк буыннарның иреге һәм тыныч күк йөзе хакына үз гомерләрен биргән туганнары бар. Халыкның ихтыяры һәм бердәмлегенең зур көч булуына без тагын бер кат инандык. Безнең бердәмлек, фикердәшлек, иҗтимагый татулык – дәүләтнең ныклы нигезе, аның уңышлы үсеше гарантиясе булып тора.
Без, Ватанны саклаучыларның балалары һәм оныклары, Бөек Җиңү байрагын намус һәм горурлык белән еллар аша күтәреп, илебезне сакларга тиеш.
Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре, без Сезнең алда баш иябез! Сезнең ярдәм белән булдырылган киләчәгебез өчен рәхмәт! Бу бәйрәм һәм тантаналы көндә Сезгә һәм Яшел Үзән районы халкына чын күңелдән нык сәламәтлек, уңышлы һәм шатлыклы үзгәрешләр телим! Ватаныбызның күк йөзе һәрвакыт чиста һәм тыныч булсын!

Михаил Афанасьев,
Зеленодольск муниципаль районы
башлыгы һәм шәһәр мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев