Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр!!!«ЭРА» АҖ коллективы исеменнән Җиңү көне белән ихлас котлыйм!

9 Май – хәрби дан һәм гражданлык батырлыгының иң якты, тантаналы һәм чын мәгънәсендә халык бәйрәме. Вакыт узу белән халкыбызның ул еллардагы батырлыгы онытылмый. Ул илебез елъязмасына алтын хәрефләр белән язылган. Ул – безнең һәрберебездә.
Беркемне дә, бернәрсәне дә онытмаячакбыз!
Яшьлекләре дәһшәтле сугыш уты белән көйдерелгән ветераннарга аерым котлау сүзләрен җиткерәбез. Бүген алар безнең ихлас кайгыртуны һәм ярдәмебезне тойсын өчен, һәрдаим барысын да эшләргә тырышабыз. Без сезнең алда түләп бетергесез бурычлы.
Бу көнне чын күңелдән кадерле ветераннарга һәм барчабызга дөнья да тынычлык, сәламәтлек, бәхет, иртәгәсе көнгә ышаныч телим! Гаиләләрегезгә муллык һәм уңышлар, кадерле якташлар!

Игорь Бабушкин,
«ЭРА» АҖ генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев