Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Йөргән егетләрегезнең гамәлләренә игътибар итегез, чибәрлегенә түгел

Кайсы хатын-кыз хәрби кием кигән төз буйлы, чибәр ир-егетләргә кызыкмаган?

Гомер –гомергә шулай булган.

Алар без, нәфис затлар күзаллавы буенча, барысы да батыр, кыю һәм ышанычлы. Мин генә башка кызлардан аерылып тормам бит инде! Хәрби егеткә кияүгә чыгу – яхшы тормыш гарантиясе булып тоела иде. Марат белән очраша башлагач ук, аның белән гаилә кору турында хыялландым. Озын буйлы, матур буй-сынлы, чибәрлеге дә бар. 

Мин Зеленодольск медицина көллиятен тәмамлаганнан соң Казан медицина университетында укуымны дәвам иттем. Ә Марат анда хәрби кафедрага килеп йөри иде. Белеме буенча ул хәрби медик. Аның белән танышканда миңа укуны бетерергә әле тагын бер ел бар иде. Шуңа күрә уртаклыкларыбыз күп булганга, аралашу да күңелле иде.
 

Марат соңгы елын укый һәм аннан соң аны Подмосковьега контракт буенча хезмәт итәргә җибәрергә тиешләр иде. Ул миңа тәкъдим ясады, ә мин уйлап та тормыйча риза булдым.

 

 Минем аңа кияүгә чыгуның чиксез шатлыгын әни уртаклашмады. Аңа Марат бер караштан ук нигәдер ошамады. 

Ул шуңа күрә: «Кызым, ашыкма, төптән уйла! Күрәчәксең син аның белән!» – диде. Шуның аркасында әни белән үпкәләштем, нигә инде иң якын кешем минем шундый шатлыгыма сөенми? Әнине аңламый һәм ачулана идем.

Ә менә булачак каенанам белән мөнәсәбәтләребез әйбәт иде (Маратның әтисе юк). Ул хатын сәеррәк иде әлбәттә: традицион булмаган медицина белән шөгыльләнә, томау төшүне сөлек белән дәвалый, сарымсак тарта... Әй, ярар, миңа аның белән яшисе түгел әле дип уйладым.
Туй, улыбыз туу – ничектер бик тиз узып китте. Мин университетта академик ял алдым. Яңа туган балам белән мине әниләрдә калдырып, ирем хезмәтенә китте. Ияләнәм, сез килүгә әзерләнәм, дүрт айдан кайтып алырмын, диде. Әлегә шулай яшибез булды. Ике мең сум акча калдырды да, китте. Шулай биш ай узды, Әмир (улыбыз) үсте, акча белән минем әти-әни булышып торды. Хәрби ирем белән телефон аша гына аралашып яшибез.
Август аенда отпускасында безне алып китәргә кайтты. Тик...

 

Дәвамын газетабызның 30 июнь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев