Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Интертат" Башкортстанда иң популяр татар сайтына әверелде

Уфа төбәге буенча Liveinternet атналык статистикасы буенча, "Интертат" Башкортстанның татар һәм башкорт сайтларыннан популяррак.

Liveinternet бәйсез аналитик хезмәте мәгълүматы буенча, атна саен "Интертат" сайтында Башкортстанда 14 меңгә якын уникаль кулланучы була. Әлеге күрсәткеч республика территориясендә милли сайтлар арасында беренче урынга туры килә. Шулай итеп, “Интертат” татар телле сайт - Башкортстанда иң популяр татар ресурсы.

Уфа төбәге буенча атналык статистика буенча, "Интертат" Башкортстанның татар һәм башкорт сайтларыннан популяррак. Рейтингта икенче урында - "Йәшлек" башкорт сайты, өченчедә Башкортстанның "Өмет" татар телле сайты урнашкан.

«Интертат» сайты (intertat.tatar) - «Татар-информ» татар электрон газетасы.

Liveinternet мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә "Интертат" сайты Татарстанда гына түгел, бөтен дөньяда иң популяр татар сайты булып тора. Ай саен сайтны 134 меңнән артык уникаль кулланучы укый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев