Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ике трусик, бер халат...

Тормышта шундый ямьсез мөнәсәбәтләрне күрәм дә, «Аллаһка мең шөкер, ярый безнең бертуганнар арасында мондый хәлләр юк әле...» дип, сөенеп куям. Сөенәм дә, куркам да... Аллаһ Тәгалә иң якын кешеләрдән гайрәт чигәргә, өметне югалтырга, туганлык җепләрен өзәргә насыйп итмәсен дим…

Төрле холыклы, төрле кыя фәтле кешеләрне очратырга туры килә. Кем беләндер бакчага, мәктәпкә йөрибез, университетта белем алабыз. Кем беләндер күрше булып яшибез, бер оешмада иңгә-иң куеп эшлибез, кибеттә, почтада чиратта торабыз, җәмәгать транспортында укуга, эшкә барабыз, өйгә кайтабыз...
Игътибар итәсездер: хәзер ге көндә кешеләр бик матур, зәвыклы киенеп йөри. Киемнәрнең дә ниндиләре генә юк! Махсус эш киемнәре, спорт, милли бизәклесе...

Нәкъ тә кәнфит кәгазьләре кебек матур инде менә! Зәвыклы, искитәрлек... Ә шул «кәгазь» эчендәге «кәнфитләр» нинди соң, җәмәгать? «Тәмлеме, сыйфатлымы?» Кешеләрнең дә холкы, гамәлләре тышкы киемнәре кебек күркәмме?! Әйдәгез әле, сезнең белән бергәләп бүгенге көнне күздән кичерик...
Иртәдән үк автобуста шул матур киемле кешеләрнең бер-берсенә булган усал мө нә сәбәтен күреп, тәмам гайрә тегез кайтты инде: кашларын җыерып бер-берсенә акырдылар, урын бүлештеләр, этештеләр-төртештеләр, аяк ларына бастылар...

Мәктәптә, эштә укучылар ны, хезмәткәрләрне кар шы алган сак (охрана) хезмәт кәр ләре дә иртәдән үк ямьсез сүзләр белән берәүне җир белән тигезләде дә, мыгырдый-мыгырдый нәрсәгәдер канәгатьсезлеген белдерде. Оешмадагы җитәкче дә хез мәткәрләргә кәеф төшерер лек «бер пачка» дорфа сүзләр әйтеп ташлады, кимсетүле карашы белән көне буе бораулапмы бораулады.
Кибеттәге, почтадагы, банк тагы хезмәткәрләр дә кеше ләрнең сорауларына тырт-пырт килеп, теләмичә генә җа вап бирделәр. «Шуны да белмисеңмени?!» дип, башларын селкеделәр, борыннарын чөерделәр. Һәм башкалар, һәм башкалар...

Һәр көн диярлек шундый «җылы диалоглар», «матур аралашулар», җәмәгать… Ел маеп сиңа төпле җавап биргән, кәефеңне күтәргән, нидер аңлаткан, булышкан кеше сирәк. Шунысы кызганыч: бүгенге көндә урамдагы таныш булмаган кешеләр арасында гына түгел, хәтта туганнар арасында да ихласлык, татулык, бердәмлек җитеп бетми. Күбесенчә дорфалык, көнчелек, хөсетлек, ясалмалылык кебек хисләр өстенлек итә.

Кечкенә вакытта бик еш «Брат братның көтү көткәненә дә рад» дигән гыйбарәне еш ишетергә туры килә иде. Нинди брат, нинди көтү – игътибар да ителмәгән, мәгънәсен дә аңламаган. Үсә төшкәч, хәйран гына тормыш иткәч, гыйбрәтле вакыйгалар аша моның мәгъ нәсенә төшенәсең, шаклар катып тел шартлатасың.
Социаль челтәрләрдә синең адреска, синең фото астына «бөдрәле», матур сүзләр язып утырган, юбилейларда сине үтереп мактаган, күкләргә чөйгән туганың көннәрдән бер көнне сиңа «бер пачка» шакшы сүз язып, әйтеп сине җир белән тигезләп ташларга мөмкин. Имеш, син – хайван, син кеше түгел, син болай, син тегеләй. Әле бу сүзләр «чәчәкләре» генә. Гадәттә, әллә кайчангы үпкәләүләр, көнчелек хисләре ташкын булып агыла. «Мине теге вакытта ашка да чакырмадыгыз, мин эчеп, тартып, гуләйт итеп йөрүче хатын түгел бит!», «Мин әнигә ике трусик, бер халат алып бирдем! Сез аны карамыйсыз да! Сез аның үлүен генә көтеп утырасыз!», «Әти янына кайтып караганыгыз да юк! Больницада ятканда да бер килеп хәлен белмәдегез, җирбитләр!», «Остарып утырган булалар!

Бөтен нәрсәне мин ташыйм! Кайтып булышканыгыз бармы?! Кунак булып, төяп китә генә беләсез!», «Пенсиясен ала беләсез бит, карый да белегез! Өйне сезнең исемгә яздырдылар бит, карагыз!», «Абый, син анда ике к.т тишеге булып утырма! Үзем дә беләм!». Һәм башка шундый «тирән мәгънәле» сүзләр, «изге» теләкләр. Бертуганнар, туганнан туганнар арасында була торган «җылы» диалог бу...

Билгеле инде, күбрәк хатын-кызлар авызыннан чыккан «җылы» сүзләр болар. Бары алар гына «күңелгә ятышлы» сүзләр таба, «йөрәккә үтеп керерлек» җөмләләр әйтә ала. Кайвакыт аларга хатынша (!) ирләре дә кушыла, шулай итеп, дөнья болгатучылар саны тагы да арта, туганлык җепләре шартлап өзелә...
Әхлаксызлык күренешенең тормышыбызда көннән-көн ныграк чагылыш табуы бик аянычлы хәл. Кешенең тәрбиялелеген һәм әхлагын аның тәртибенә карап бәя лиләр. Әхлак мәсьәләсе нәкъ менә аралашу дәвамында чагылыш таба. «Әйткән сүз – аткан ук» дигәндәй, шул бер сүз, шул бер җөмлә моңа кадәр булган җылы мөнәсәбәтләрне бер минут эчендә юкка чыгарырга, бер-береңә карата фикерне үзгәртергә, кешене нык рәнҗетергә сәбәп була ала.

Ә теләгән очракта иртәдән кичкә кадәр матур холык лы, тәмле телле булып була! Гаиләңдәге кешеләргә тәмле ризык өчен рәхмәт әйтеп китәргә, җәмәгать транспортында елмаеп берәр кешегә урын бирергә, сак (охрана) хез мәткәренең елмаеп хә лен белергә, җитәк челәр, хезмәттәшләр, төрле оешма хезмәткәрләре белән итәгатьле итеп аралашырга, туганнар белән дә шакшы сүзләр әйтешмичә генә, дус-тату яшәргә була. Теләк кенә кирәк. Теләк һәм тәрбия...
Гаиләдә матур тәрбия алган кешеләр генә тәмле телле, күркәм холыклы була. Шул матур гадәтләре, гамәлләре белән тормыш итә, дөньяны матурлый. Без дә күркәм га мәлләребез белән дөньяны ямь лерәк итик! Бик-бик авыр булса да, бер-беребезгә тәмле сүзләрне кызганмыйк инде, жәмәгать...

Нәзирә Гыйззәтуллина.
Осиново

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев