Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Игътибар! Юлда – бала!

Яшел Үзән юлларында балалар һәм яшүсмерләрнең юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан чыгып, 20 августтан 9 сентябрьгә кадәр «Игътибар–балалар!» профилактик чарасы башлана.

Безнең районда  балалар катнашында ДТПлар саны 10га җитеп, 1се һәлак булса, 9 бала имгәнгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда  ДТПлар 3 очракка арткан. Шулардан 1 ДТП пассажир бала катнашында булса, берсендә велосипедчы зыян күргән. 8 җәяүле баланы машина бәрдергән. Өчесе балалар гаебе белән чыккан.
Яшел Үзән ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 10 июньдә Зур Ключи авылының Дуслык тыкрыгында «Мерседес Бенц» автомобилен йөртүче  машинасын артка борганда  7 яшьлек малайны бәрдерә.  Ул велосипеды белән машина артында торган була. Башы нык җәрәхәтләнгән бала Казан ДРКБсына җибәрелә. Кызганычка, бала алты көн ятканнан соң, реанимациядә үлә.
Тагын бер мисал китереп була. Монысы Загородная урамында чыга: «Ниссан» маркасындагы автомобиль йөртүче  ир  басып торган автобус артыннан кинәт йөгереп килеп чыккан 11 яшьлек малайны бәрдерә. Ә  җәяүлеләр чыга торган махсус урын 23 метр ераклыкта гына булса да.  Нәтиҗәдә күп санлы имгәнүләр алган баланы  Яшел Үзән дәваханәсенә китерәләр.
Статистикага караганда,  ДТП­лар гадәттә  август-сентябрьдә арта. Озын-озак җәйге яллардан соң яшүсмерләр  юл иминлегенә кагылышлы  кагыйдәләрне оныта һәм аларга шул сәбәпле транспорт чараларына өстәмә яраклашу таләп ителә.
«Игътибар – балалар!» чарасы кысасында  бик күп төрле чаралар уздыру күздә тотыла. Әйтик, бала утыртып йөрүче транспорт чара­­ларын йөртүчеләр тикшерәләчәк. Шулай ук уткайтаргыч элементларны популярлаштыруга юнәлтелгән  акцияләр, кисәтүләргә багышланган ата-аналар җыелышлары  булачак. Ата-аналарның да балаларының юл кагыйдәләрен белү-белмәүләренә игътибарларын арттырулары таләп ителә.

Агымдагы елның 7 аенда  рес­публикада 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 329 ДТП булып, аларда 4 бала һәлак булган, 339ы төрле дәрәҗәдәге имгәнүләргә дучар ителгән.

Шуны да искәртергә кирәк, 7 яшькә кадәрге баланы автомобильдә махсус креслода гына йөртергә кирәк. Соңгы үзгәрешләргә ярашлы рәвештә, хәзер 7 яшьтән алып 11 яшькә кадәрге балаларны  җиңел автомобильнең арткы утыргычында һәм йөк машинасының кабинасында  баланың буе һәм авырлыгына карап, каеш белән эләктереп куярга мөмкин булган махсус җайланмаларда йөртү рөхсәт ителә. Әмма  иминлектән чыгып, балаларны 7 яшьтән соң да балалар креслосында йөртү күпкә куркынычсызрак.
Сак булыйк! Балаларны бәла-казадан саклыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск внимание дети статистика