Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Игътибар – язгы каникуллар!

2019 елның 2 аенда  Яшел Үзән районы территориясендә яшүсмерләр катнашында 4 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Аларда 4 бала җәрәхәтләнгән.

Язгы каникул чорында  балалар катнашында юл фаҗигаләрен кисәтү максатыннан чыгып,  Яшел Үзән районында 19ыннан алып 31 мартка кадәр  «Язгы каникул» профилактик чарасы уздырыла. 
Бу вакытта дәүләт автоинспекторлары  автомобиль йөртүчеләрнең  балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәвен һәм шулай ук балаларның караңгы вакытта  киемнәренә уткайтаргыч элементлар тагып йөрү-йөрмәвен тикшерә.
Әлбәттә инде,  ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибарыннан юл кагыйдәләрен үтәмәүче яшүсмерләр дә читтә калмаячак. Кагыйдә бозу очраклары турында  җәяүлеләрнең укый торган урынына да хәбәр ителәчәк. 
–Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Юл йөрү кагыйдәләрен бервакытта да кире какмагыз, – дип кисәтә Яшел Үзән ЮХИДИ  бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин. – Сез бик игътибарлы булсагыз да, бөтен кагыйдәләрне белсәгез дә, юлларда җавапсыз машина йөртүчеләр яисә җәяүлеләр очрамас дип ышанып булмый. Балаларыгызны машиналарда махсус креслоларда һәм каешын бәйләп йөртегез.     
 

Юлия Леонтьева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев