Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Идел буе федераль округыннан 50 спортчы Пекинга Олимпия уеннарына юл алды

Пекиндагы 2022 елгы XXIV кышкы Олимпия уеннарында 5 спорт төре (чаңгы ярышлары, фигуралы шуу, сноуборд, чаңгыда трамплиннан сикерү, хоккей) буенча катнашу өчен Татарстан Республикасыннан Россия җыелма командасы составына 8 спортчы керде.

2022 елның 4 февралендә Пекинда (Кытай Халык Республикасы) XXIV Олимпия уеннары старт алды. Россия Федерациясе делегациясе составында Идел буе федераль округыннан ил данын 50 спортчы яклаячак (аларның 9ы резервта) - бу Россия җыелма командасы санының дүрттән бере диярлек. Алар биатлон, бобслей, тимераякта шуу һәм чана спорты, скелетон, шорт-трек, фигуралы шуу, хоккей буенча медальләр өчен көрәшәчәк. Идел буе федераль округы регионнарыннан иң күп спортчыларны Башкортстан, Пермь крае һәм Түбән Новгород өлкәсе җибәргән, алар арасында алдагы Олимпия уеннары призерлары да бар.

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров сүзләренә караганда, "быел округтан Пекинда уеннары якынча Токио уеннарындагы кебек үк спортчыларны кабул итәчәк. Спортчыларны әзерләү, һөнәри һәм һәвәскәр спортны үстерү, сәламәт, көчле яшь буын тәрбияләү - регионнарда гамәлгә ашырыла торган эш юнәлешләренең берсе. Идел буе федераль округында төрле финанслау чыганаклары хисабына спорт объектларын төзү актив алып барыла һәм инфраструктура үсә. «Спорт - тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында 2019-2024 еллар чорында чараларны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән федераль бюджет акчаларының күләме 15,7 млрд. сум тәшкил итә». Шуның 10,5 млрд. сумы 28 физкультура-савыктыру комплексы; 11 ябык шугалак; 5 манеж; Хоккей буенча 1 төбәк үзәге төзелешенә юнәлдереләчәк. Хәзерге вакытта 12 объект файдалануга тапшырылган.

Шулай ук 2022-2024 елларда федераль проект кысаларында «акыллы» спорт мәйданчыклары һәм модульле спорт корылмалары булдыру өчен федераль бюджеттан 9,1 млрд. сум күләмендә спорт-технология җиһазлары белән тәэмин итүгә федераль бюджеттан акча каралган.
Исегезгә төшерәбез, Оренбург өлкәсенә эш сәфәре барышында Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров «2016-2020 елларга Россия Федерациясендә физик культура һәм спортны үстерү» федераль максатчан программасы кысаларында Идел буе федераль округы территориясендә 32 объект төзелүен билгеләп үтте. Алар арасында 7 физкультура-сәламәтләндерү комплексы, 15 яссы корылма, 1 ябык шугалак, 6 йөзү бассейны, 3 төбәк үзәге бар. Шулай ук программа кысаларында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре өчен футбол кырларына 24 комплект ясалма капламалар һәм регионда спорт мәктәпләре өчен 79 комплект спорт-технологик җиһазлар кайтартылган. Әлеге максатларда җәлеп ителгән федераль бюджет акчалары күләме 2 млрд. сум тәшкил итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев