Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Явыз кондуктордан коткардым

Шуны әйтәм әле, нәрсә булды икән бу кешелек белән?

Нигә көннән-көн явызланып барабыз икән без? Ә бит кайчандыр, илебез дүрт баш хәреф белән аталган заманда бөтенләй башкача иде. Кешеләр – кеше иде. Әйт­мим инде, хәзер дә бар йөрәге ташка әйләнмәгәннәр. Кешелекле адәм заты һәр көнне нинди дә булса яхшы гамәл кылыр­га тырыша, еш кына язмыш үзеңнең геройлыгыңны күрсәтү өчен мөмкинлек тә бирә.

Бер яңгырлы көнне кич кызым белән шәһәребезнең икенче башына барырга кирәк булды. Көчле җил дә курткалар аша туңдыра. Әмма һич кенә дә бармый калырга ярамый иде. Андый вакытта, үч иткәндәй, автобусын да озак көтәргә кирәк бит әле аның. Ниһаять, инде кире өйгә кайтырга ыштули, дип торганда, анысы да килеп туктады. Салонда кеше күп түгел, арыганлыгы йөзенә чык­кан кондуктор һәр кергән кешене күзе белән исәпкә ала бара һәм ташланырга әзер торган кыяфәттә иде. Кондуктор эше авыр, көн дәвамында күпме ке­ше белән чәкә­ләшәсең, гел аякта. 

Пассажирларның да төрлесе бар, бу эштә без бара торган автобустагы кебек зур гәүдәле, төксе карашлы хатын-кыз гына эшли аладыр, мөгаен.
Тиз генә билетлар алдык та, кызым белән буш урыннарга утырдык. Бу кичтә кондуктор өчен керем бик аз булып тоелгандыр, мөгаен. Андый һава торышы торганда кирәкмәгәнгә өеннән беркем дә чыкмый. Шуңа аның кәефе дә начар булгандыр.

Киләсе тукталышта арык кына, нәрсәдәндер курык­канлыгы сизелеп торган 12 яшь тирәләрендәге бер кыз утырды. Күрмәсәләр ярар иде дигәндәй, тәрәзә пыяласына сөялде. Әмма аның тырышлыгы юкка иде. Күрмиме соң?! Каны болай да кайнап торган кондуктор ханым кызга ташланды. Аның проездное да, билет алырга акчасы да булмаганын белгәч, куртка җиңен эләктереп, ишеккә сөйри башлады. Баланың күзләренә яшь бәреп чыкты. Кыз ярдәм сорамады. Аның ничек халыктан оялуын һәм куркуын йөзеннән укып була иде. Аңардан тагын тәрбия­лелек һәм культура бөркелеп тора иде. Урам хулиганы, берәр хам булса бер хәл, аның кадәр жәл дә булмас иде әле. Кондукторша да моны аңлады, әлбәттә. үзенә җиде катлы итеп җавап бирә торган яшүсмергә ул да болай ябышмас иде, ә бу үзен яклый алмаган нечкә кызны рәнҗетүе җиңел бит.

 Билетың юк икән – автобустан чык! Бетте-китте! 

Пассажирлар да, күз алларында барган хәлнең килбәтсезлеген күрәселәре килмәгәндәй тәрәзәгә төбәлгәннәр. Янымдагы кызым да, мондый көнне кая да булса барырга кирәклеккә ризасызлыгын белдереп, киреләнүдән туктап миңа карады. Әлеге бәхетсез кыз урынына үзен куйды ахрысы.

Мин түзмәдем, күз карашыма аның турында нәрсә уйлавымны чыгарып, кондукторга акча суздым. Сүз әрәм итәсем дә килмәде хәтта. Чөнки андыйларга ни дә булса әйтү файдасыз. Кешелексез адәмгә ни әйтеп була? 

Әйе, хәзер күпләргә авыр яшәве, яхшы эш табуы да кыен, һәркем үзенчә тырмаша. Әмма теләсә нинди ситуациядә дә кеше – кеше булып калырга, миһербанлыгын җуймаска, явыз бер җан иясенә әверелмәскә тиеш. Безнең һәр гамәлебез бумеранг булып үзебезгә әйләнеп кайта – җиһан шулай корылган.

 Шуны да әйтим әле, без ул кыз­ны аннары әнисе белән бергә очраттык. Теге яңгырлы-җилле көнне аның акчасы һәм телефоны салынган сумкасын урлаган булганнар. Элемтәдән югалган кызларын эзләп әти-әнисе «җык» булган.

Язмыш безнең һәрберебезнең характеры нык­лыгы һәм чисталыгына сынаулар бирә. Һәм ул нәкъ менә мин язган очрак кебек, авыр мизгел кичерүчегә ярдәм кулы сузу шикелле гади тормыш хәлләреннән торыр­га мөмкин.

Мин ул көнне кызым алдында да, салонда булган пассажирлар алдында да үрнәк күрсәттем дип уйлыйм. Бу һич кенә дә мактанырга теләп әйтүем түгел, ә кешеләрне миһербанлырак, тирә-юньдәгеләргә ярдәмчел, киң күңелле булырга өндәвем. Минем ул көнге нибары 38 сумлык яхшылыгым күңелемә чиксез рәхәтлек бирде. Әйдәгез, райондашлар, яхшы күңелле булыйк, бер –беребезгә нур бүләк итеп яшәргә өйрәник әле, ә?! Яңадан. Бер кырык ел элек кебек.

Әлфинур С., Яшел Үзән 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев