Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләрне «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» АҖнең генераль директоры Әүфәр Галиев котлый

Мөхтәрәм яшел үзәнлеләр!

Сезне чын күңелдән мөселманнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаете белән тәбрик итәм!

Дини бәйрәмнәр илебездәге мөселманнарның бердәмлеген, татулыгын арттырсын, һәркемдә булган кешелеклелек сыйфатларын чагылдырырга ярдәм итсен. Төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара тату яшәгән Яшел Үзәнебездә дуслык тагын да ныгысын, иманлы кешеләр артсын, тормышыбыз ямьләнсен, дөньяларыбыз тынычлансын, күк йөзебез аяз булсын иде.
Изге Корбан бәйрәме көннәрендә хәерле ниятләребез һәм изге хыял-максатларыбыз тормышка ашсын. Һәрбер гаиләгә, йортларыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт иңсен. Сезгә исәнлек-саулык, бәхет һәм бәрәкәтле озын гомер телим.

Әүфәр Галиев,
«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты»
АҖнең генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев