Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында 200 млн сумга караванерлар өчен автокемпинг ачылды

Осиново бистәсе территориясендә караванерлар һәм авто сәяхәтчеләр өчен заманча автокемпинг тәкъдим ителде.

Кемпинг М7 автоюлыннан бер ярым километр ераклыкта урнашкан. Биредә 10 йорт, ремонт остаханәсе, ел әйләнәсе автодомнарны саклау өчен ангар, җәйге волейбол мәйданчыгы, урам кинотеатры, электромобиль арендалау мөмкинлеге бар.

Алга таба автокемпинг территориясендә ел әйләнәсе җылы комлы волейбол сарае, 5 мунча, мини-кинотеатр, массаж салоны барлыкка киләчәк, шулай ук квадроцикллар арендалау мөмкинлеге булачак.

Барлык корылмалар, шул исәптән эчке төзекләндерү һәм дизайн, Татарстан предприятиеләре тарафыннан башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев