Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев кыр эшләре белән танышты

Эш сәфәре кысаларында ул урып-җыю батырларын зурлап, рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды.

- Авыр хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Сез барыгыз да үз урыныгызда, эшегезне намус белән башкарасыз. Һәммәгезгә дә сәламәтлек, гаилә иминлеге телим, - диде ул механизаторларның кулларын кысып.

Урак тәмам, быел барлыгы 36528 тонна бөртекле культуралар җыеп алынган. Гектарыннан 23,4 центнер уңыш чыккан. Бүген кукуруз җыю дәвам итә.

Шулай ук, җитәкче Олы Ачасырның капиталь ремонт ясалган мәдәният йортын карады. Тиздән, Аллаһ кушып, искиткеч клуб үз ишекләрен ачачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев