Яңгырлар чигенә, әмма эсселек сакланачак: Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге алдагы көннәргә һава торышын фаразлады
Яшәеш

Яңгырлар чигенә, әмма эсселек сакланачак: Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге алдагы көннәргә һава торышын фаразлады

Киләсе ике көндә Татарстанда яңгырлы һәм яшенле эссе һава торышы сакланачак.

Әмма якшәмбе көнне явым-төшем ихтималы сизелерлек кимиячәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.


4 һәм 5 август көннәрендә республикада җилнең көчәюе көтелә. Төнге һаваның температурасы 13-20 градус тәшкил итәчәк, көндез  27-33 градуска кадәр күтәреләчәк.


Һава торышы республикага 6 августта киләчәк киң антициклон йогынтысында үзгәрәчәк. Явым-төшем көтелми, әмма элеккечә эссе булачак: төнлә 15-20, көндез - 28-33 градус.


7 һәм 8 август көннәрендә 28-33 градуска кадәр эссе һава торышы сакланачак. Явым-төшем фаразланмый.


Нет комментариев