Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа автобуста Казанга

Зеленодольск – Казан маршруты буенча 5 яңа һәм уңайлы автобус йөриячәк

 

Әлеге вакыйга белән яшел үзәнлеләрне ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков, Яшел Үзән райо­ны башлыгы Михаил Афанасьев котлады.
 

– Көн саен Яшел Үзән ра­йонында җәмәгать транспортыннан 30 меңгә якын кеше файдалана. Бездә мәсьәләләр бар, шул исәптән инфраструктура буенча да, аларны әкренләп хәл итәргә тырышабыз, һәм мин ышанам, уртак тырышлык белән барысы да уңай якка хәл ителәчәк, – дип билгеләп үтте шәһәр мэры.

Хәзерге катлаулы вакытта техниканы яңарту лаек­лы тырышлык, әле бит узган ел гына Зеленодольск ПАТП 6нчы маршрутка яңа автобуслар чыгарган иде. Бүген автопарк KING LONG маркалы 5 яңа автобус белән тулыланды, алар 104нче маршрутта хезмәт итәчәк.
 

Былтыр гына яңа автобус биргәннәр иде, быел тагын бәхет елмайды, – дип сөйли ПАТПда 15 елдан бирле эшләүче автобус йөртүче Марат Хәсәнов. – Бөтен маршрутларда йөреп чыктым, минем өчен иң уңыйлысы Зеленодольск – Казан маршруты. Хәзер яңа автобуста тагын да шәбрәк булыр дип ышанам.
 

Әлеге категориядәге автобуслар Евро-5 экологик классына карый, бу хәзерге стандартларга туры килә. Гомуми сыйдырышлылыгы: 75 урын, шуларның 55е утыру өчен. Һәр пассажир утыргычы өстендә кондиционер, электр җайланмаларын зарядлау өчен USB-тоташтыргыч һәм яктырткыч бар. Моннан тыш, автобуслар махсус төймәләр белән җиһазландырылган, алар ярдәмендә урындык­ларны көйләргә мөмкин. Шулай ук күп кенә урындыкларда STOP-кнопкалар бар. Яңа автобусларның мөһим үзенчәлеге – салонда 2 телевизор булу.
Хәвеф-хәтәрсез генә йөрерсеннәр. Хәерле сәгатьтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев