Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ял итүчеләргә яңа тыю

Әмма мондый тыюны юкка чыгаруның бер ысулы гына булачак

Хезмәт буенча белгечләр белдерүенчә, күп кенә гражданнар өчен яңа тыю чит илләргә сәяхәт итүгә кагылачак. Якын арада билгеле бер күләмдә бурычлар җыйган россиялеләр башка илләргә ял итәргә бару мөмкинлегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

 
Бурычлыларны ачыклау буенча суд приставлары да, салым органнары да активрак эшли башлаячак. Хәзер чит илгә чыгу тыела ала торган сигез миллионга якын кеше базада тора, ләкин тиздән алар тагын да күбрәк булырга мөмкин.

Белгечләр әйтүенчә, мондый ялдан берничә бурыч буенча мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Әйтик, алимент, яисә мораль һәм физик зыянны компенсация­ләү буенча булган бурычлар 10 мең сум күләмендә булса да тыю үз көченә керә алачак. Әгәр дә кеше штрафлар, кредитлар һәм коммуналь хезмәтләр буенча бурычларын түләмәгән икән, бу чик 30 меңгә кадәр арта, әмма ике ай эчендә түләнмәгән булса, аны 10 меңгә кадәр киметергә мөмкиннәр.
 

Шул ук вакытта чит илгә чыгуны тыю турында карар һәр очракта индивидуаль кабул ителәчәк. Бу тыюлар кабул ителгән карардан соң бик тиз, иртәгәсе көннән, пристав мәгълүматны чик пунктларына җибәргәннән соң эшли башлый.

 
Белгечләр билгеләп үткәнчә, ял сезонында һәр россиялегә суд приставлары сайтында бурычлары булу-булмавын тикшерергә киңәш ителә. Һәм бурычны китәр алдыннан ике атна алдан түләргә кирәк, чөнки бу мәгълүмат яңартылсын һәм кешене базадан алып ташлар өчен таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев