Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң татлысы туган тел

Халыкара туган тел көне кысаларында Н.Н.Алтынов исемендәге 15нче мәктәптә ел саен үткәрелә торган «Туган телеңне ярат һәм сакла, ватанпәрвәр бул син һәр чакта!» дигән телләр, мәдәният һәм балалар иҗаты муниципаль фестивале узды.

Ул быел дистанцион шартларда үткәрелде, аңа карап кына катнашучылар саны кимемәде.

Фестивальдә шәһәр коллективлары һәм мәктәпләреннән барлыгы 200гә якын укучы катнашты. Балалар иҗаты номерларыннан торган фестиваль программасы бик бай эчтәлекле иде. Жюри рус, татар, чуаш, мари, әзербайҗан, белорус, поляк, латин, инглиз, алман, француз телләрендә чыгыш ясаучыларның әзерлеге югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Балалар бөек татар, рус һәм чит ил шагыйрьләренең шигырьләрен укыды, үзләре иҗат иткәннәрен сөйләде, төрле телләрдә җыр лады, дөнья халыклары биюләре белән таң калдырды, искиткеч милли костюмнар тәкъдим итте, туган якны өйрәнү буенча экскурсия үткәрде, милли-мәдәни традицияләрнең көнкүрешенә һәм атмосферасына чумды, төрле музыкаль инструментларда әсәрләр башкарды.

Фес тивальнең үз «йолдызлары» да бар: Дарина Курчина, Әскәр Слинков, Василий Лавриков, Булат Вахитов, Сосе Камил Андри, Камилә Вәлиева, Алинә Тимершина, «Дуслык» вокаль ансамбленең балалар коллективы һәм «Импульс» халык хореография коллективы. Алар арасында «Менестрель» курчак театры һәм «Хыял» вокаль ансамб ленең балалар коллективлары да бар иде. Шунысы куанычлы, фестиваль балаларның иҗади казанышларын күрсәтү генә түгел, аның төп бурычы, милли мәдәниятнең тарихи һәм рухи мирасын торгызуда, дуслык һәм патриотизм хисе тәрбияләүдә, дөнья халыкларының мәдәниятләренә һәм телләренә ихтирам уятуда.

Фестивальнең жюри рәисе, филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Римма Салиева үз фикерен җиткереп:

Фестиваль - ул төрле мәдәниятләр һәм халыкларның үзара аңлашу һәм аралашу процессларын билгеләүче социаль феномен буларак туган һәм чит телләрне гамәлгә ашыру мөмкинлеге. Мондый вакыйгалар мәдәниятара аралашу күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә, бу глобальләшкән дөнья шартларында яшьләрнең актив тормыш позициясен формалаштыру өчен мөһим», – диде.

Оештыручылар әлеге фестивальгә укучыларны әзерләгән һәркемгә, шулай ук 5нче, 15нче, 16нчы мәктәп җитәкчеләренә рәхмәтле. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар КФУга үз җитәкчеләре белән бергә кызыклы квест-уенга һәм экскурсиягә чакырулы. Әлеге проектның авторлары һәм фестивальне оештыручылар Алсу Амуровага һәм Резедә Гатауллинага күркәм эшләрендә уңышлар теләп калабыз.
Якташыбыз Каюм Насыйриның «Берәү чит телне өйрәнәсе булса, башта үз телен яхшы белсен!» дигән сүзләре киләчәк буыннарга васыять булып яңгырасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев