Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң кайнар яңалыклар

Норлат мәктәбе укучылары фронтовик укытучы Талига Нурмиеваны зурлап искә алу кичәсе уздырган. Зур хәрефләр белән язарлык уникаль шәхеснең туганнары, балалары, авылдашлары хатирәләр белән уртаклашты. Укучылар концерт номерлары әзерләгән иде. 

Шулай ук укучылар «Стоп. ВИЧ. СПИД» акциясенә кушылып, авылның берничә оешмасында булып, сәламәт яшәү рәвешен алып бару һәм ВИЧ инфекциясе профилактикасы турында да сөйләгән. Афәрин!

***

Акъегет мәктәбенең IV һәм  IX сыйныф укучылары шау-гөр килеп чыгырылыш кичәсенә әзерләнә. Быел IX сыйныфны 5 укучы тәмамлый. Алда җаваплы чор – имтиханнар. Укучылар дәүләт йомгаклау аттестациясен Норлат мәктәбендә тапшырачак. 

***

Соңгы елларда шәһәребезнең 3нче гимназиясе, уку елына нәтиҗә ясап, Горький исемендәге үзәкнең тамашачылар залында «Ел казанышы» дигән чара уздыра. Быел да ел дәвамында төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашып җиңү яулаган укытучылар, укучылар аерым билгеләнде.

***

Казанда «Әдәби марафон» проекты финалистларын, татар әдәбиятен сөючеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Җиңүчеләр арасында Мулла Иле мәктәбе укучысы Газиз Сәйфетдинов та бар. Афәрин, Газиз татар теленә, мәдәниятенә кагылышлы бер генә чарадан, бәйгедән читтә калмый. Хәзер исә әнисе Рәзинә белән «Хәерле иртә» марафонына кушылып, көн дә иртән йөгерергә чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Булдырасыз,шундый авылдашларын булу нинди горурлык,миллэтебез беркайчанда югалмаячак, иншалла.

    2
    X