Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җиңү чак ычкынмады

Бу көннәрдә футбол турында ешрак сөйләшүебез юкка түгел.

Казан июнь-июль айларында Россиянең 11 шәһәре рәтендә Россиядә футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты матчларын кабул итәчәк. Казанда матчлар «Казан Арена»да узачак. Бу ста­дион Россиядә 2018 елда Футбол буенча FIFA дөнья чемпионатын уздыру өчен Россиядә төзелгән беренче стадион.
Командалы спорт уены белән кызыксынучылар төрледән-төрле ярышларда үз көчләрен сыный. Бу көннәрдә «Васильево» футбол командасы Казанның «Мирас» командасына каршы ышанычлы уен күрсәтте. Шулай да тренерларның нерваларын азрак кытыклап алды үзләре.
3:0 – шундый аерма белән Яшел Үзән районы егетләре алда барды. Аклы-зәңгәрле костюм кигән уенчыларның барысы да җай белән барды, җиңүгә китерүче моментлар бик күп булды. Аеруча Марат Һидиятуллин керткән матур гол җанатарларны сөендерде, ә Андрей Чернышев барына да өлгереп, васильеволылар фикеренчә, иң яхшы уенчы булып танылды. Концентрацияне югалту да үз эшен эшләми калмады. «Мирас» бер гол өстенлек белән җиңде, аннан артта калуны минимумга җиткерде.
Шулай да «Васильево» үз көндәшләрен узып, республика футбол лигасы Казан турнир таблицасында өченче урынга күтәрелде. Яшел Үзән командасы кулыннан әлеге җиңү чак ычкынмады!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чемпионат мира фифа 2018 Казань футбол Казань Арена