Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һәркем йөгерде: балалар да, җитәкчеләр дә

Татарстан мөфтие һәм Яшел Үзән районы башлыгы хәйрия ярышында катнашты.

Яшел Үзәннең «Маяк» спорт комплексы территориясендә «Йөгер! Ярдәм ит! Яшә!» дип исемләнгән хәйрия ярышы узды. Ул «Кеше приюты» проектының биш еллыгына багышланган иде. Стартка меңнән артык катнашучы чыкты, алар арасында район башлыгы Михаил Афанасьев та бар иде.

Без оештыручыларның әлеге чараны Яшел Үзәндә уздырырга карар кабул итүләренә шатбыз. Безнең шәһәр спорт белән дус. Биредә катнашучыларның күп булуы, шул исәптән яшьләрнең килүе шатландыра. Кем күпме йөгерсә дә, иң мөһиме – сәламәт яшәү рәвеше, – дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев.

Бу кояшлы көнне «Маяк» стадионы меңнән артык баланы, профессиональ атлетларны һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучыларны берләштерде. Старт алдыннан ук тәҗрибәле белгечләр җитәкчелегендә массакүләм зарядка узды. Дәртле музыка астында катнашучылар физик күнегүләр башкарды.

Иң беренче булып балалар йөгерде. Алар өчен 500 метр дистанция әзерләнгән. Соңыннан узышта ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы һәм Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм «Кеше приюты» попечительләр советы рәисе Ильяс Гыймадов катнашты.

«Якшәмбе иртә­сендә ялкаулыкны читкә куеп, кросста катнашу – үзе бер җиңү! Рухи һәм физик яктан көчле кеше генә җәмгыятькә күбрәк файда китерәчәк», – дип ассызыклады Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы.

«Бүген балалар бик күп, бу сөендерми кала алмый, чөнки безнең балаларыбыз тән белән генә түгел, рухи яктан да сәламәт булганда, илебезнең киләчәге бар. Ярыш үткәрү яхшы традициягә әверелде дип ышанам. «Кеше приюты» проекты бизнес җәмәгатьчелеге ярдәме белән көн саен ике меңнән артык кешене туендыра. Алга таба без тагын да яхшырак эшләр башкарачакбыз», – диде Ильяс Гыймадов.

Ярыш кысаларында «Кеше приюты» проектыннан тәмле пылауны бушлай тараттылар. Шулай ук теләгән һәркем үзе белән кием алып килеп, мохтаҗларга тапшыра алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев