Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гүзәл "няня"бызга ни булган

" Моя прекрасная няня" сериалы аша күпләргә таныш актриса Анастасия Заворотнюкның башында яман шеш тапканнар.

Хәзерге вакытта ул бик авыр хәлдә дәваханәгә салынган. Бу хакта массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итә. Актрисаның кайсы сырхауханәдә дәвалануы турында тулы мәгълүмат юк. Заворотнюк Польшадан әйләнеп кайтканнан соң, ике атна элек хастаханәгә эләккән, дип кенә хәбәр ителә. Җомга көнне аны сәламәтлеге кискен начарайганнан соң , реанимациягә күчергәннәр. Польшада актриса дәва алган. Әмма, кызганыч, ул уңай нәтиҗәләр бирмәгән. Элегрәк массакүләм мәгълүмат чараларында Заворотнюкның сәламәтлеге начарлану турында берничә тапкыр мәгълүмат пәйда булган иде инде. Август азагында ул театрдагы спектакльләрдә уйнаудан баш тартты һәм апрельдән башлап бернинди чараларда күренмәде.
Актриса яман шеш белән көрәшә, дигән хәбәр таралды. Аның вәкиле бу мәгълүматны кире какты, һәм Анастасия АКШ гражданлыгын рәсмиләштерү белән мәшгулъ, дип хәбәр итте. Актриса үзе бу уңайдан берни дә сөйләмәде, 5 сентябрьдә журналистлар аңа сәламәтлеге турында сорау биргәч, гомумән, Заворотнюк сүзне икенчегә борды. Кызганыч, яман авырулар беркемне дә аямый шул, шуна туган һәр көннең кадерен белеп яшәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев