Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гоголь урамында булган хәл, бөтенләй башка сыймаслык

03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 847 чакыру кабул итеп алган.

Шуларның 446сы – шәһәрдән, 401е районнан булган. 342 кешене госпитализацияләгәннәр: 243е – шәһәрдән, 99ы – районнан.
 

Гоголь урамында билгесез кеше муенына пычак кадаган 63 яшьлек ир янына чакыру алынган. Аны медиклар хирургия бүлегенә китергән.
 

Карамалы Тауның Киров урамында борынын урам эте тешләгән 35 яшьлек исерек иргә ярдәм күрсәтелгән. Аны травматология бүлегенә алып килгәннәр.

 

Медикларны Ленин урамына сөяркәсе кыйнап баш миен җәрәхәтләгән 47 яшьлек исерек хатын-кыз янына чакыртып алганнар. Зыян күрүчене травматология бүлегенә китергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев