Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Газ-мотор ягулыгына ихтыяҗ бар

Зеленодольскның газ заправкасы станциясендә (АГНКС-1 Зеленодольск) «Газпром газ-мотор ягулыгы» беренче төзелеш объектының туган көненә багышланган тантаналы чара узды.

Анда «Газпром газ-мотор ягулык» генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Денис Корниенко (фотода уңда), Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм башкалар катнашты.
Әлеге станцияне эксплуатация гә 2016 елның 23 июнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында тапшырганнар иде һәм ул Россия дә «Газпром газ-мотор ягулык» компаниясенең беренче файдалануга бирелгән объекты булды.
Бүген төбәк территориясендә 25 станция эшли. 2022 елның беренче биш аенда аларда 23 млн. м3 артык табигый газ сатылган инде. Алты ел дәвамында АГНКС-1 Яшел Үзән газ-мотор ягулыгын кулланучыларга ихтыяҗ бар. Эш дәверендә станциядә табигый газны куллануның еллык күләме 2 тапкырга арткан. Бүгенге көндә аның өлешенә төбәктә мотор ягулыгы сыйфатында метан сатуның гомуми күләменең 4%ы туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X