Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Футбол манежы көн саен эшли

Футбол белән шөгыльләнү өчен ябык манеж Яшел Үзәндә быелның ноябрендә ачылды. Ул универсаль мәйданчыклар төзү буенча республика программасының сынау проектына әверелде.

Бүген манеж кырында 3нче Яшел Үзән спорт мәктәбе укучылары кышкы күнегүләр уздыра. Көн саен биредә 315 яшь футболчы шөгыльләнә, 9 тренер эшли.

Яңа ел алдыннан Яшел Үзән футболчыларына ТР спорт министры Владимир Леонов, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев килде, алар, Яшел Үзән спортчыларына яңа сезонда җиңүләр теләп, футбол тубында үз автографларын калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев