Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фаҗигаләр арта, тикшерү көчәя

Татарстанда автобус йөртүчеләр гаебе белән 27 юл-транспорт һәлакәте.

Шул сәбәпле, 2020 елның 16-31 март көннәрендә «Автобус» профилактик чарасы игълан ителгән.
Яшел Үзән районы территориясендә, әлеге чара кысаларында, юл-патруль хезмәте нарядлары тарафыннан, халыкара, төбәкара, муниципальара һәм муниципаль автобусларның хокук бозуларын ачыклау һәм аларга юл куймау буенча тикшерүләр үткәрелде. Аның барышында пассажир йөртүчеләр эшчәнлегенең легальлегенә, пассажирлар йөртү маршрутларын хакимият органнары белән килештерүгә, исереклек билгеләренә, шулай ук, транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм хокукы булмаган затларга аерым игътибар бирелгән.

«Автобус» профилактикасын үткәрү вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре 70 тән артык транспорт чарасын тикшергән. Нәтиҗәдә, РФ юл хәрәкәте кагый дәләрен бозу фактлары буенча 27 административ материал төзелгән. 18 автобус та техник җитешсезлекләр табылу сәбәпле, берсен махсус тукталышка урнаштырганнар. 8 машина йөртүче куркынычсызлык кае шын эләктермәгән, 1 автобусның номеры пычрак булган, 1 йөртүче светофорның тыелган сигналына барып кергән.

Шулай ук, тикшерү барышында, инспекторлар 5 вазифаи затны, техник җитешсезлеге булган автобусны юлга чыгарган өчен, админис тратив җаваплылыкка тарткан, Яшел Үзән автобуслары бу исемлектә юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев